Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүгеннән башлап, Универсиада-2013 спорт ярышларына билетларны оригиналь бланкларда сатып алып була
Спорт ярышларына билет бәяләре 30 сумнан алып, 300 сумга кадәр, Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналарына 350 сумнан алып, 6 мең сумга кадәр тәшкил итә.
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгеннән башлап, шәһәр кассаларында Универсиада-2013 спорт ярышларына билетлар оригиналь бланкларда сатыла башлады. Бүген шул уңайдан, Казанның Ершов урамы, 8 нче адрес буенча урнашкан кассада, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов журналистларга шәрехләмә бирде.
Билгеле булганча, моңарчы билетлар интернет челтәрендә генә сатылды. Хәзер исә спорт объектларына керү һәм ярышларны тамаша кылу мөмкинлеген бирүче билетларга электрон юл белән заказ бирүдән тыш, аларны реаль вакыт кысаларында да кулга төшереп була.
Владимир Леонов сүзләренә караганда, билетлар 32 спорт корылмасында узачак 27 спорт төре буенча ярышларга сатыла. Аларны чикләнмәгән күләмдә сатып алу рөхсәт ителә.
Электрон билетны сатып алу өчен паспортны күрсәтү сорала, оригиналь бланклардагы билетларны сатып алучыларга шәхес таныклыгы кирәкми. “Оригиналь бланклардагы билетлар бик сыйфатлы, алар берничә сак баскычына ия: термокартон, ультрафиолет буяулар, уникаль штрих-код һәм серияләр, яшерен сурәтле өч баскычлы голограмма. Аларга охшатып, ялган билет ясау мөмкин түгел диярлек”, - дип белдерде Владимир Леонов.
Бүген Казанда билетларны kassir.ru сату пунктларында алып була, ә якын арада билетларны Казан һәм республиканың эре сәүдә үзәкләрендә, шулай ук спорт һәм мәдәни объект кассаларында сатып алырга мөмкин. Спорт ярышларына дип, элек сатып алынган ваучерларны алмаштыру, барлык билетлар сатылу пунктларында 1 нче мартта старт ала. Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Универсиада дирекциясенең рәсми сайтында, ачылыш һәм ябылыш тантаналарына 10 меңнән артык билет сатылган. Март-апрель айларында аларны кассаларда да сатып алып булачак. Дирекция җитәкчесе әйтүенчә, билетлар Татарстанның барлык эре шәһәрләрендә генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирски һәм башка шәһәрләрдә дә сатылачак.
“Спорт ярышларына билетларны офлайн сату старт алу хөрмәтеннән, 1, 2 һәм 3 нче февраль көннәрендә шәһәр кассаларында махсус тәкъдим гамәлдә булачак: 2 билет сатып алган кешегә өченчесе бүләк итеп бирелә”, - ди В. Леонов.
Владимир Леонов ассызыклап узганча, билетлар бәясе чагыштырмача шактый түбән. Спорт ярышларына ул 30 сумнан алып, 300 сумга кадәр, Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналарына алар 350 сумнан алып, 6 мең сумга кадәр тәшкил итә. “Безнең төп максат – мөмкин кадәр күбрәк казанлы, татарстанлы һәм Россия халкының шушы ярышларны үз күзләре белән күрүе. Универсиада, беренче чиратта, ул халык өчен”, - дип билгеләп узды генераль директор.
Ярышлар өчен бүгенге көндә барлыгы 1 миллион 200 меңнән артык билет нәшер ителгән. Алар барысы да бүгеннән – сатуда.
Мәктәпләрдән күмәкләшеп килергә теләүчеләргә карата аерым бер нечкәлекләр булачак, аларны билетлар белән тәэмин итү технологияләре эшләнәчәк. Физик мөмкинлелкәре чикле булган затлар өчен махсус урыннар каралган. Бу мәсьәләдә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән хезмәттәшлек җайга салыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз