news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгенге катлаулы шартларда да Татарстан үз халкын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәрлек көче булуын исбатлады – Р. Миңнеханов

Казанда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, тантаналы чара үтте

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әзәрбайҗан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Кәмаледдин Гейдаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашты.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов холлда җәелдерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Ул “Просто молоко” идарәче компаниясе" ҖЧҖ, “Челны-Мясо ЯАҖ, “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ, “ИП Мотыйгуллин” һәм башка җәмгыятьләрнең зәвыклы, игътибарны җәлеп итәрдәй бизәлгән азык-төлек өстәлләрен карап чыкты.

Тантана мәктәп укучыларының, Г. Камал һәм К. Тинчурин театрлары артистларының табигатькә, Җир-анага мәдхия җырлауга багышланган шигырьләре, диалогы белән ачылып китте. Кечкенә яшьтәге малайлар, яшь егетләр, урта буын ир-атлар һәм өлкән буын вәкилләре бер-берсен алмаштырып, чәчү, урып-җыю эшләре һәм башкалар турында гәп корды.

Рөстәм Миңнеханов тәбрикләү чыгышында бүген иртән Лаеш районында сок җитештерү буенча яңа завод төзелешенә нигез салу тантанасы узганын искәртеп үтте. Оешмада елына 50 мең тоннадан артык сок җитештерү планлаштырыла. “Бу анда үз чималыңны тапшыру өчен яхшы мөмкинлек. Бүген агросәнәгать комплексы тулы циклга ия булырга тиеш: кырдан алып - кибет киштәсенә кадәр”, - дип мөрәҗәгать итте ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә.

Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның да бай уңыш алу өчен бик үк уңышлы булмавын шәрехләп: “Кызганычка каршы, биш ел рәттән һава торышы шартлары шактый катлаулы булды”, - диде. Ул Марат Әхмәтов фаразлаган күрсәткечләрнең кайвакыт чынга ашып бетмәвен билгеләп узды. “Шулай да, быел 3,5 млн т ашлык, 2 млн т шикәр чөгендере, 1,5 млн т бәрәңге, 1,8 млн т сөт җитештерелде. Бу – авыл хезмәтчәннәренең олы хезмәт җимеше”, - дип, Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, Татарстан шәһәрләрендә азык-төлек ярминкәләрен оештыруда катнашучы авыл халкына да рәхмәтен ирештерде.

“Сәяси вәзгыять халыкны продуктлар белән тәэмин итү буенча берникадәр авырлыкларга китерде. Без Татарстанның, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләрнең республика халкын иң югары сыйфатлы азык белән тәэмин итәрлек көче булуын күрсәттек. Безнең республика, кулланганга караганда, күбрәк җитештерә. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул киләчәктә дә авыл җирлеге өчен барлык программаларның сакланачагына ышандырды. “Безнең бурыч – авыл халкы көнкүрешен шәһәр кешесенекенә якынайту”, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына рәхмәтен җиткерде. “Без һәрвакыт бүген ирешкән казанышларыбызның нигезен ветераннар салганын истә тотарга тиешбез. Аларның ныклы нигезе нәтиҗәсендә без бүген көндәшлеккә сәләтле өстенлекләргә ия. Татарстан бүген Россиянең эре сәнәгый һәм индустриаль үзәге генә түгел, күпләп авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең берсе. Бу безгә кадәр эшләгән буынның олы хезмәт нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте ул.

Алга таба Р. Миңнеханов бүләкләү тантанасына кереште. ТР Президенты Указы белән авыл хуҗалыгында хезмәт алдынгыларына Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды, мактаулы исемнәр бирелде.

Тантанада агросәнәгать тармагында төрле юнәлешләрдә алдынгы саналган лидер районнар мактап телгә алынды. Бәйрәм чарасы Татарстанның танылган артистлары Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Габделфәт Сафин, Салават Фәтхетдинов, “Казан”, “Татарстан” бию ансамбльләре һәм башкаларның чыгышы белән үрелеп барды.

Минтимер Шәймиев тантанада катнашучыларны тәбрикләп: “Икмәк үстерүчеләр бәйрәме – ул бик зур бәйрәм. Сез дөньяны тотасыз!” - дип ул аларның хезмәтенең кыйммәтенә басым ясады. Дәүләт Киңәшчесе Габделфәт Сафинның “Уфалла арбасы” җырына клипны шәрехләп: “Бу җыр күңелләрне тетрәндерә. Авыл тормышын белеп, җирнең тәмен тоеп, тырышып-тырмашып үскән балалар нык ихтыярлы, ышанычлы булып үсә”, - дип ассызыклады.

Марат Әхмәтов тантаналы чараны тәмамлап сүз алды һәм авыл хуҗалыгы тармагы үсеше һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булуына басым ясады. “Дөрес, соңгы елларда сокландырырлык нәтиҗәләр белән куандыра алмыйбыз. Вәгъдәләрне үти алмау күңелне борчый. Әмма алга таба табигать бераз шәфкатьлерәк булып, ил-көнне тагын да мулрак уңыш белән сөендерергә насыйп булыр дип ышанам”, - дип тармак министры мул икмәкле елларның алда булуына өметен баглады.

 Фотосурәтләр prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100