news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгенге көнгә аксубайлылар 3 мең тоннадан артык иген суктырганнар

Игенчеләр тиздән сабан культураларын суктыруга керешәчәк.

(Аксубай, 21 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары",Зинаида Леонтьева). “Аксубай“ агрофирмасында кыр эшләренең кызган мәле. Хуҗалыкта бөртекле культуралар 5900 гектардан артык мәйдан били. Шул исәптән 1600дән күбрәге көзге бодайга бүлеп бирелгән иде, бу культураны суктырып алу уңышлы төгәлләнгән. Бүгенге көнгә аксубайлылар 3 мең тоннадан артык иген суктырганнар, дип яза район газетасы сайты.

Игенчеләр тиздән сабан культураларын суктыруга керешәчәк. Александр Назаров ярдәмчесе Аркадий Кириллов белән, Юрий Назаров улы Андрей белән, шулай ук бертуган Николай һәм Валерий Абросимовлар ярдәмчеләре Андрей Абросимов һәм Айрат Закиров белән уракта югары күрсәткечләргә ирештеләр.

– Безнең комбайнчылар – уңган хезмәтчәннәр, – дип ассызыклады агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев. – Үз эшләрен белеп һәм намуслы башкаралар.
Җитәкче КамАЗ машиналары йөртүчеләре Евгений Мельников һәм Яков Шакмаков турында да мактау сүзләре әйтте.

Һәр участокта урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Төрле бүлекләрдә яңа уңышны кабул итү һәм эшкәртүдә дистәләгән хезмәтчән тырыш хезмәт куя. Бүген бу участокларда эш кайный. Савгач ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Склад мөдире Ирина Исаева эш барышы белән таныштырды.

Бирегә китерелгән ашлык бөртек чистарту агрегатлары аша чыгарыла. Аларга Валерий Мельников һәм Михаил Васильев идарә итәләр. Эшчеләр Галина Николаева, Алевтина Кириллова, Светлана Алексеевага ашлыкны сортларга аеру, чистарту һәм төяүгә бәйле зур эш күләме йөкләнгән.

Бу хатын-кызлар кыш көне дә орлыкларны сортларга аеру, чәчүгә әзерләү буенча зур эш күләме башкардылар һәм җитәкчелек бүген дә нәкъ менә аларга өмет баглый. Урак чорында хуҗалыкка Елена Краснова (ялга чыккан авыл мәдәният йорты хезмәткәре), күп балалы ана Елена Федорова һәм Антонина Михайлова көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

Коллектив бердәм хезмәт куя. Урак чоры башыннан Карл Маркс исемендәге бүлекнең ындыр табагында 680 тоннадан артык ашлык беренчел эшкәртү узган, шулай ук күпьеллык үләннәр орлыгы да эшкәртелгән. Алда тагын эш көтә – хуҗалыкта сабан культураларыннан яхшы уңыш алырга өметләнәләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100