Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүгенге көндә яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк – Владимир Леонов
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында республикада яшьләр сәясәтенә 20 ел тулуга багышланган әңгәмә оештырылды
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, РФ Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Кондратьев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә эчтәлекле интервью бирде. Әңгәмә Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенә 20 ел тулуга багышланган иде.
Иң элек, Марат Бариев республикада яшьләр сәясәте гамәлгә куелган 1994 нче елга күз салды. Депутат ул вакытта республиканың Югары Советы тарафыннан балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетын булдыру турында карар кабул ителгәнен һәм аны җитәкләвен искәртте. “Советлар Союзы таркалгач, берничә ел дәвамында илебезнең иң катлаулы елларында яшьләр белән эшли, аларның проблемалары белән шөгыльләнә торган оешмалар юк иде. Федераль дәрәҗәдә закон чыгару базасы булмады, дөресен генә әйткәндә, хәзер дә аны бар дип әйтеп булмый. Ул вакытта яшьләр даирәсендә вәзгыять киеренке, хезмәт хакы бик түбән иде, ул озак вакыт тоткарлык белән бирелде, җинаятьчелек чәчәк атты, армиядә башбаштаклык хакимлек итте”, - дип билгеләп узды Марат Бариев.
Владимир Леонов аның сүзләрен куәтләп, 90 нчы еллар белән чагыштырганда, бүгенге көндә яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, идеяләрен гамәлгә ашыру, тормышта үз урынын табу өчен мөмкинлекләрнең күпкә артык булуын ассызыклады. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, шулай ук республиканың бүгенге башлыгы Рөстәм Миңнехановның яшьләр проблемаларына битараф булмыйча, яшьләр сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру өчен үзләреннән зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Андрей Кондратьев Татарстанның КВН клубына да быел 20 ел тулуын һәм аның иң нәтиҗәле оешмаларның берсе булуын билгеләп узды.
Марат Бариев, соңгы 20 елда яшьләр сәясәтендә иң төп казанышларның берсе итеп, яшьләргә ышаныч барлыкка килүне атады. Аның фикеренчә, яшьләргә ышаныч белдерсәң, алар аны акларга, үзләренә тап төшермәскә тырыша.
Әңгәмә барышында шулай ук Казанда 2013 нче елда узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданың бүгенге яшьләр даирәсендә кайтавазы, аның әһәмияте турында сүз барды.
Бу хакта тулырак – алдагы язмаларда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз