news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүгенге көндә Татарстандагы иллегә якын авылда беркем дә яшәми

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының максаты – авыл халкының миграциясен чикләү.

Бүгенге көндә Татарстандагы иллегә якын авылда беркем дә яшәми
архив, Султан Исхаков

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүгенге көндә Татарстандагы иллегә якын авылда беркем дә яшәми. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Республикада 3 меңнән артык авыл исәпләнә, аларның 406сында – 11-50, 252сендә 1-10 кеше яши. Бу – бик кечкенә торак пунктлар. 49 авылда бүген беркем дә яшәми», - дип искәртте парламентарий.

Татарстанда 900 меңгә якын кеше авылларда гомер итә, бу республика халкының чиреге диярлек.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының максаты – авыл халкының миграциясенә чик кую. Ул киләсе елда башланып, 2025 елга кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт программасы кысаларында торак төзелеше, инженер һәм транспорт инфраструктурасы үсеш кичерәчәк. Мәшгульлек һәм авылларда эш урыннары булдыру мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot