Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүгенге көндә Татарстандагы 26 федераль, 16 мировой судьяның һәм 16 мәхкәмә аппараты хезмәткәренең торак шартларын яхшыртырга кирәк
Бүгенге көндә Татарстандагы 26 федераль, 16 мировой судьяның һәм 16 мәхкәмә аппараты хезмәткәренең торак шартларын яхшыртырга кирәк
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бу хакта бүген РТ Суд департаменты идарәсендә гомуми юрисдикция мәхкәмәләренең 2007 елның беренче ярты еллыгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Аның эшендә ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Судьялар Советы рәисе -ТР Югары суды рәисенең гражанлык эшләре буенча урынбасары Илгиз Гыйләҗев, ТР Югары суды рәисенең җинаятьләр буенча урынбасар вазыйфаларын башкаручы Лев Романов, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Сәлахов катнашты.
РТ Суд департаменты идарәсе 1998 елдан бирле эшли. Бу оешмага мәхкәмәләрнең эшчәнлеген тәэмин итү вәкаләте йөкләнгән. Бу кадрлар, матди-техник базаны кайгырту мәсьәләләренә, судья булырга кандидатлар туплау, сайлау һәм кандидатларны әзерләү эше, мәхкәмә биналарын төзү, эксплуатацияләү, судьяларның һәм аларның гаиләләрен социаль яклау мәсьәләләренә кагыла. Шулай ук, мировой судьяларны финанслау РТ Суд департаменты идарәсе аша башкарыла. Җәүдәт Сәлахов билгеләп узганча, бүгенге көндә федераль судьяларга хезмәт хакы вакытында түләнсә дә, мәхкәмә аппаратына хезмәт хакы түләүдә шактый кыенлыклар бар. «Суд утырышы сәркатибләре, эшләренең бик катлаулы булуына карамастан, өстәмә түләүләр белән бергә барлыгы 10 мең сум гына хезмәт хакы ала. Судья ярдәмчеләренең дә хезмәт хакы бик түбән», - ди ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе.
Шулай ук ТР гомуми юрисдикция мәхкәмәләрендә эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту өстендә дә эшләргә кирәк. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә эшләүче 26 федераль, 16 мировой судьяның һәм 16 мәхкәмә аппараты хезмәткәренең фатиры юк.
2007 елда ТР Суд департаменты идарәсенә суд системасын үстерү өчен республика бюджетыннан 969,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу – узган ел белән чагыштырганда 1,4 мәртәбәгә күбрәк. «Әйтергә кирәк, мәхкәмәләрнең матди-техни базасын ныгыту белән бәйле рәвештә аларны карап тору һәм хезмәт күрсәтүгә дә шактый чыгымнар таләп ителә. Шуңа күрә, бүлеп бирелгән әлеге акчалар компьютер, күчермә төшерү аппаратларын, мебель, транспорт, канцтовар, юридик әдәбият һ.б. алу өчен җитми. Шуны истә тотып, идарә бюджет акчаларын экономияле һәм файдалы тотуны катгый контрольдә тота», ди Җәүдәт Сәлахов.
2007 елда мәхкәмә биналарын капиталь төзекләндерү өчен барлыгы 13 миллион 375 мең сум акча бүленеп бирелгән. Беренче ярты еллыкта шуның сигез миллионы инде тотылган. Аксубай, Әлки, Чүпрәле, Минзәлә, Азнакай, Чистай районнары, Чаллы шәһәре, һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы мәхкәмәләре, Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсе биналарында ремонт эшләре алып барыла. Шулай ук, Арча, Лаеш, Зәй, Казан шәһәренең Киров районы мәхкәмәләре биналарында да комплекслы төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көндә Казан шәһәренең Идел буе районы мәхкәмәсе бинасында да реконструкция эшләре дәвам итә. Әле генә Апас районы мәхкәмәсенең яңа бинасы ачылган.
«РФ судьяларның статусы турында»гы закон нигезендә судьларның тормышы, сәламәтлеге, милке мәҗбүри иминиятләнергә тиеш. Быелдан, судьяларны иминиятләү эше белән «РОСНО» иминият компаниясе шөгельләнә башлаган. Моннан тыш, судья һәм аның гаилә әгъзаларына шифаханә-курорт дәвалануны да федераль бюджет финанслый. Бүгенге көндә мондый максатлардан федераль судьяларга 113, мировой судьяларга 48 юллама бирелгән. Җәүдәт Сәлахов белдергәнчә, шифаханә-курорт юлламаларын алмаучы судьяларга юллама бәясе компенсация буларак түләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз