Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүгенге көндә 1770 мигрант эшкә урнашу буенча чиратта тора
Бүгенге көндә 1770 мигрант эшкә урнашу буенча чиратта тора
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында Халыкара мигрантлар көне алдыннан ТР Эчке эшләр министрлыгының миграция эшләре идарәсе үз эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән брифингта миграция эшләре идарәсе җитәкчесе Николай Владимиров хәбәр итүенчә, Россиянең миграция хезмәте федерациясе моннан 13 ел элек барлыкка килгән. Чит илләрдән килгән гражданнар саны елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә шундый 60907 граждан теркәлгән. Төп өлеш Үзбәкстан (43 процент), Таҗикстан (27 процент) һәм Әзәрбәйҗанга (23 процент) туры килә. Ерак чит ил вәкилләреннән Төркиядән килүчеләр күп. Ә гомумән алганда, Татарстанның эре шәһәрләренә дөньяның 100 дән артык иленнән вәкилләр килә.
Николай Владимиров әйтүенчә, Россия җирлегенә законсыз рәвештә үтеп кергән мигрантларны һәм алар кулыннан эшләнән начар гамәлләрне ачыклау эше дә алып барыла икән. 2005 елның унбер ае эчендә миграция өлкәсендә закон бозуларга карата 32860 административ беркетмә төзелгән. 3056 чит ил гражданына карата, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тәртип сакламаган өчен, РФ нан куып чыгару буенча суд караралары кабул ителгән. 2005 елның соңгы 11 ае буенча 6 млн. сум күләмендә штраф салынган.
2005 елда 13313 чит ил гражданын хезмәт эшенә тарту буенча 829 рөхсәт кәгазе әзерләнгән. 2004 елда 293 эш бирүче закон нигезендә 4883 мигрантны эшкә алган. Шушы идарә аркылы 13 ел дәвамында мәҗбүри рәвештә күчеп килгәннәрне эшкә урнаштыру өчен федераль бюджеттан 133 млн. сум акча бүленеп бирелгән. Хәзерге вакытта 1700 кеше дәүләттән ярдәм алу буенча чиратта тора.
Николай Владимиров һәм аның урынбасары Алексей Ефимов законны белмәү аркасында, аны үтәмәү очракларына да басым ясады. «Әгәр һәр мигрантның паспорты, мигрантлылыгын дәлилләүче белешмәсе һәм эшкә алынуга рөхсәт кәгазе булса, бер милиция хезмәткәре дә бәйләнмәс иде», — дип белдерделәр алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз