Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүгенгә Татарстанда таксиларга 6358 рөхсәт бирелгән
Киләсе елның 1 гыйнварыннан такси төсенә таләпләр үз көченә керә
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда җиңел таксиларда пассажирлар һәм багажлар ташуга рөхсәт бирү дәвам итә. Билгеле булганча, бу эш узган елның 8 декабрендә башланган иде.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының пассажирлар ташу бүлеге мәгълүматларына караганда, бүгенгә шундый 6358 рөхсәт кәгазе бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, “Татарстан Республикасы териториясендә җиңел таксиларда пассажирлар һәм багаж ташу турында”гы республика кануны нигезендә, киләсе елның 1 гыйнварыннан такси төсенә таләпләр үз көченә керә. Аннан күренгәнчә, такси максатында файдаланыла торган автомобиль кузовы ак яисә сары төстә булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз