news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген журналист конвергент булырга тиеш – Уфаның “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире

Фаил Фәтхетдинов фикеренчә, татар матбугаты үсеше журналистлардан гына тормый.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген татар журналистлары гәҗит версиясенә өстенлек бирә, ә бүгенге журналист конвергент булырга тиеш, дип саный Башкортстанның Уфа шәһәрендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов.

Ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, гәҗит версиясен дә, интернет-версиясен дә саклар өчен, бүгенге көндә журналистларның эшен камилләштерергә кирәк.

“Бүгенге журналист конвергент булырга тиеш. Конвергент журналист ул бер мәгълүматны төрле мәгълүмат чаралары өчен әзерләү дәрәҗәсенә ирешкән белгеч дигән сүз. Гәҗит өчен дә, интернет версиясе өчен дә. Интернет дигәч сайтны гына күз алдында тотабыз, ә бит әле социаль челтәрләрне, мессенджерларны да яуларга кирәк. Басма вариантка әзерләгән текст интернет вариантка, социаль челтәрләргә ярамый. Социаль челтәрләрдә утырган кешеләр алар барысы да материалны кыска хәбәри вариантта гына укырга өйрәнгән. Алар, әлбәттә, үзвакытында онлайн куеп барылырга тиеш. Шул вакытта гына интернеттагы, йә булмаса, социаль челтәрдәге басманың укучылары арта. Ә гәҗит вариантында һәр вакыйгага анализ ясап, аналитик материал итеп эшләргә кирәк. Кыскасы, бер материал берничә мәгълүмат чыганагына яраклаштырылырга тиеш. Интернет вариантындагы материалны, әлбәттә, инфограмма, аудио-видеоязмалар, фото белән киңәйтү, камилләштерү отышлы. Заман белән бергә атлаган татар матбугаты бервакытта да бетмәячәк”, - ди Фаил Фәтхетдинов.

Әңгәмәдәш фикеренчә, басма гәҗитләр якын киләчәктә бетмәячәк. “Без көнбатыш илләре шундый алга киткән дибез, алардан үрнәк алырга тырышабыз: анда бит гәҗитләрнең басма вариантлары әле дә бар. Әлбәттә, тиражлар төшәчәк, әмма билгеле бер чиккә җиткәч, туктаячаклар”, - ди ул.

Фаил Фәтхетдинов, татар матбугаты үсеше журналистлардан гына тормый, дип саный.

“Нәфис әдәбиятны, басма гәҗитләрне укырга өйрәтү гаиләдән, мәктәптән килергә тиеш. Җәмгыятьнең һәрбер өлкәсе моңа этәргеч бирергә тиеш. Мәсәлән, мин Башкорстанда татар мәктәбендә укыдым, ләкин башкорт телендәге балалар гәҗитен дә, яшьләр гәҗитен дә, татар телендәге гәҗитләрне алдыра идем. Без класс сәгатьләрендә гәҗитләрдә чыккан материаллар буенча әңгәмәләр кора идек. Минем әткәй-әнкәйләр икесе дә гади колхозчылар булды, ләкин алар бездә гәҗиттәге әйберләргә үз фикереңне белдерүне тәрбияләгәннәр. Алай булмаса, без ул гәҗитләрне алдырыр идекме – алдырмас идек. Шул ук мәктәп, шул ук университет, Армиядә чакта да безне гәҗит укырга өндиләр иде. Бүген тираж үсмәүдә “сез гәҗит чыгара белмисез” дип, журналистларны гаепләмәкче булалар. Бу бөтенләй хата фикер. Бөтен җәмәгатьчелек, дәүләт системасы бер юнәлештә эшчәнлек алып барырга, һәм ул эшчәнлекнең идеологиясе булырга тиеш”, - дип белдерде баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100