Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел – бу Президент раславы
Лилия ЛОКМАНОВА
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ел азагында төрле төбәкләрдәге милләтттәшләрне җыеп, узган елга нәтиҗәләр чыгара, алдагы елга планнары белән таныштыра. Быел уздырылган киңәйтелгән утырышта Россиянең 54 төбәгеннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 600ләп делегат катнашты, аларның 400ләбе – җитди бизнес вәкиле.
Делегатлар БТК БКның 7 комиссиясе утырышында фикер алышты, “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумында үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде.
Татар мөслимәләре шәригать кануннары нигезендә киенә, әмма ул милли түгел
БТК БКның дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе эше белән таныштырган әлеге комиссиянең рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин татарлар өчен милли аң, бердәмлек мәсьәләсе бик мөһим, актуаль дип саный. “Бүгенге көндә яшьләребез дини үзаңны беренче планга куеп, милли үзаңны икенче планга күчерергә тырыша. Безнең мөселман яшьләре һәм дөньяви тормыш алып барган яшьләр арасында аерымлык ярылып ята. Бу дини оешмаларның гына түгел, милли һәм мәдәни оешмаларны да борчый”, - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Милли һәм мәдәни оешмалар күзлегеннән караганда, дини оешмаларның роле, статусы нинди булуы да ректорны бик борчый. Россиядә мәчеткә йөрүче мөселманнар арасында арасында татарлар иң аз күләмне тәшкил итә. Төбәкләр өчен бу бик мөһим фактор һәм милли, дини татар тормышын җанландырып җибәрү өчен ул тиешенчә кулланылмый. БТК БКның дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе утырышында шундый фикерләр әйтелгән.
Комиссия утырышында күтәрелгән тагын бер зур мәсьәлә — ул мөселманнарның, беренче чиратта, мөслимәләрнең киенү рәвеше. Белүебезчә, мөслимәләр башларына яулык бәйләп, гәүдәләрен каплап йөрергә тиеш. Дини һәм милли оешмалар исә моңа җиңел генә карый һәм Мордовия Республикасында мөселман кызларына мәктәпкә яулык бәйләп йөрүне тыю моңа ачык мисал булып тора. “Бу бик куркыныч һәм мондый очраклар башка төбәкләрдә дә тарала башласа, без аннары нишләрбез?!” - дип хафалана Рәфыйк әфәнде. Аның фикеренчә, мәктәпкә йөрүче балаларның яулыгын салдырып кына уңай бер генә дә нәтиҗә булмады һәм булмаячак та. Дәүләт, гаилә, җәмгыять моннан нинди файда күрә? Ачулы балалар, ачулы әти-әниләрдән башка, бернинди дә нәтиҗә юк, дип саный БТК БКның дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе рәисе.
Үз чыгышында ул милли кием мәсьәләсен кузгатып, аның шәригать кануннарына туры килү-килмәү проблемасы булуын искәртте. “Татар мөселман хатын-кызлары шәригать кануннары нигезендә киенә, әмма ул милли түгел: башларында кап-кара яулык, өсләрендә кара күлмәк... Без, беренче чиратта, киемне хатын-кызларыбызның милли чагылышы дип карыйбыз. Чыннан да, татар хатын-кызларына бу хас түгел, безнең әбиләребезнең башында беркайчан да кара яулык булмаган. Кара яулык һәм кара күлмәк кигән хатынның эчке хәләте татар хатын-кызыныкына туры киләме икән дигән сорау туа”, - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин яшьләрне милли кием кияргә өйрәтергә кирәклеген искәртеп.
Комиссия әгъзалары күтәргән тагын бер мәсьәлә — имамнар әзерләү. Моның өчен курслар булдырырга, Болгар шәһәрендә салынган “Ак мәчет” янында төзелгән комплексны дини белем бирү өлкәсендә файдалану, анда бөтенроссия мөселманнары өчен укыту үзәген булдыру хакында да фикерләр әйтелде.
Мәктәпләрдә ислам мәдәнияте фәнен укыту, әлеге фән буенча дәреслекләр булдыру мәсьәләсе дә комиссия утырышында кабыргасы белән куелган. Әмма төбәкләрдә бу фәнне укыту буенча пассивлык сизелү, кызыксыну булмау форум әгъзаларын борчый.
Миллилек һәм эшмәкәрлекне бутау кирәкми?
Халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе рәисе Венера Вагыйзова комиссиянең утырышы бик кызыклы узуын һәм барлык әгъзаларның да актив катнашуын хәбәр иткәннән соң, әлеге комиссия утырышында күтәрелгән мәсьәләләргә күчте.
Утырышта каралган иң төп мәсьәлә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле. Ниндидер юбилейлар вакытында гына сугыш ветераннарын искә алу дөрес түгел, аларның кадерен көн саен белергә, көн саен аларга игътибар күрсәтергә кирәк, дип саный комиссия рәисе.
“Бу сугыш кагылмаган бер генә гаилә бармы икән? Россиядән читтә яшәсәк тә, без дә бу афәт хакында онытмыйбыз. Берлинда яшәгәнлектән, анда фашизмга каршы тору тагын да ныграк сизелә. Чөнки сугыш нәкъ шунда тәмамланган, Җиңү көнен без шунда бәйрәм итәбез. Бу бәйрәмдә немецлар да, яһүдләр дә, төрле илчелек вәкилләре дә — барысы да бәйрәм парадына җыйнала. Фашизмга каршы оешкан “Фашизмга юк дип әйтик!” шигарьләре белән мәйданнарга чыга, аларның да битараф булып үсәсе килми”, - ди Венера ханым фашизмга каршы көрәш хакында.
Моннан тыш, төрле төбәкләрдә, илләрдә яшәүче татар диаспорасы вәкилләренең Казанда уздырылган халыкара чараларда актив катнашуын тәэми итү, татар диаспоралары, аларның тарихы хакында очерклар язу, ул тарихларны өйрәнү, чит илләрдә сөлге белән көрәш буенча ярышлар оештыру, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән (ДЦП) балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү һ.б. Соңгысына Венера Вагыйзова тукталып: “Кызганыч, бездә әле Рәмиевларның яңа буына тәрбияләнеп, үсеп чыкмады. Без татар эшмәкәрләренә нинди генә мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итсәк тә, миллилек һәм эшмәкәрлекне бутау кирәкми, дигән җавап алабыз”, - ди ул.
Язучы, галимә, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова исә халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе эшчәнлегеннән канәгать булмавын белдерде. Мөселманнарның хокуклары кысылу, мәчетләр салу өчен җир бирмәү һ.б. мәсьәләләрне дәлил итеп китерде ул һәм, 70 ел элек бетерелгән фашизм хакында сөйләргә түгел, ә хәзерге заманда чәчәк атучы фашизмны бетерергә кирәк, дигән фикерен җиткерде.
“Татарстан - 2030” дигән программа төзелә, ләкин...
Татар милләтенең стратегик үсеше комиссиясе рәисе тарихчы,-галим Дамир Исхаков татар милләте төшенчәсен яңадан тикшерергә кирәк дип саный. “Россия составына Кырым Республикасы кушылганнан соң, кырым татарлары да бер милләтме, әллә берничә татар милләте бармы дигән сорау туа. Кырым татарларына ул автономиядә яшәү җиңел булмас һәм алар безнең ярдәмгә мохтаҗ булачаклар. Минем фикерем буенча, Кырым автономиясе Кырым татарларына тулысынча кайтарылмаячак, чөнки халыкның этник составы буенча мондый мөмкинлек юк, шуңа да Россия территориясендә бердәнбер татарлар яши торган автономия булып Татарстанны атарга кирәк”, - ди ул.
Революциягә кадәр яшәгән әби-бабайларның төрки-татар дәүләте төзүен, аның элеккеге СССР территориясе кысаларында булмавыннан чыгып, ТР Фәннәр академиясенә татар милләтенең яңа концепциясен булдыру кирәк, дигән тәкъдим кертелде. Моңа бәйле рәвештә, Татарстанда Төрки халыклар ассоциациясе төзергә кирәк, дип саный Дамир Исхаков.
Кырым Республикасындагы милли мәҗлеснең эшчәнлеге хакында да сүз кузгатылды. Анда “Татарстан вәкилләре бу юнәлештә кем белән эшләргә тиеш?” дигән сорау һәм БТК БК галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре Кырымга барып, сизелерлек эш башкармадылар, дип кинаяле фикерләр әйтелде. “Ике якның да эшләү теләге бар, әмма механизмнары эшләнмәгән”, - ди ул.
Башкортстан Республикасы территориясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге хакында да сүз булды. Беренче чиратта, күрше республикада Татар конгрессы эшчәнлеге өчен шартлар булмау проблемасы күтәрелде. Башкортстанда татарлар съезды уздыру мөмкин булмады, дип Дамир Исхаков, шуңа да әлеге республикадагы татар иҗтимагый оешмаларын я лигитим түгел, я ярымлигитим, дип атады. Шуңа бәйле рәвештә, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлек стратегиясен булдырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.
Милләттәшләр тупланып яшәгән төбәкләрдә тапшыруларын кабул итеп булган мәгълүм телеканалның эшчәнлегендә, татар тормышына, татар дөньясына кагылган аналитик материалларның аз булуы, татар тарихына багышланган тапшырулар чыкмавы да борчый әлеге комитеттагыларны. Хәер, ММЧ комиссиясе утырышында да шуңа аваздаш мәсьәләләр кузгатылды, милли матбугат чаралары проблемалары хакында фикер алышынды. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар телендә чыга торган басмаларның хәле, Татарстанда басыла торган газет-журналларны хәзерге базар шартларында саклап калу, милли телевидение һәм милли радио эшчәнлеге хакында да сүз алып барылган иде анда.
“Татарстанда “Татарстан - 2030” дигән программа төзелә: анда Татарстан бар, ә татар милләте, чынлыкта, кертелмәгән. Комиссия утырышларында да кофессияара низаглар булдырмау, исламга чит йогынты булмау хакында гына сүз барды. Бу татар милләтен начар яктан гына карау бит, ник дәүләт программасында безнең милләткә урын булмаска тиеш? Татарстан Президентыннан 2030 елга татар милләтен үстерү программасын булдыруны сорарга кирәк”, - диде Дамир Исхаков чыгышын йомгаклап.
Башкортстаннан килгән профессор Рәсим Йосыпов Башкортстан татарларына карата мөнәсәбәт турында, иң мөһиме − җитәкчеләр безгә битараф, мәктәпләр ябыла, әлеге республикадагы иҗтимагый оешмалар да үзара дус түгел, Татарстан Республикасының Башкортстандагы вәкаләтле вәкиллеге дә бармы-юкмы икәнлеге сизелми, дип сурәтли.
Татар милләтен үстерүдә вак мәсьәләләр юк
“Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, ир-атлар җитәкләгән һәм ир-егетләр башкарганнан соң да калган иҗтимагый эшләрне хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары башкара, дип саный.
Мисал өчен, Татарстанның Балтач районында балаларга мәгънәле исем кушу буенча зур эшләр башкарылган. Әлеге җирлектә эшләүче “Ак калфак” оешмасы балаларга куша торган исемнәрне барлап, анализлап, яшь-әти әниләрне бүләкләп, имамнар белән берлектә, аңлату эшләре алып баруны Кадрия Идрисова мисал итеп китерде.
Шәҗәрә бәйрәме уздыру, бишек җырларын туплау, җиләк җыю, мунча себеркесе әзерләү кебек традицияләрне торгызу, гаилә кыйммәтләрен кайтару һәм халык һөнәрчелеген, милли кул эшләрен пропагандалау буенча эшли бу оешма. “Кайвакыт безгә, бигрәк вак мәсьәләләр белән шөгыльләнәсез, диләр. Бездә вак мәсьәлә юк. Бүгенге көндә татар милләтен үзаңына кайтаруда вак мәсьәлә була да алмый”, - дип саный Кадрия ханым.
БТК БКның милли мәгариф һәм фән комиссиясе утырышында мәгариф системасында нинди үзгәрешләр булганын һәм нинди яңалыклар кергәне турында сүз алып барылып, балаларның белемен үстерү максатыннан, милли мәгариф үзәген булдыру идеясе хакында фикер алышынды.
“Яңа үзәк милли зыялыларның киләчәк буынын формалаштыру процессын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк дип күзаллана. Үзәк Татарстан гына түгел, Россия мәктәпләре арасында да тәҗрибә алмашу базасына әвереләчәк. Яңа мәйданчык татар халкының телен, традицияләрен, тарихын, мәдәниятен саклап калу өчен булдырыла”, - дип ассызыклады тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев комиссия утырышында. Шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә милли мәгарифне үстерү өчен кызыклы иҗтимагый проектлары күп, шушы проектларны күмәкләшеп яклау, ярдәм итү максаты куелды.
ММЧ комиссиясе утырышында исә милли матбугат чаралары проблемалары хакында фикер алышынды. ТРдан читтәге төбәкләрдә татар телендә чыга торган басмаларның хәле, Татарстанда басыла торган газет-журналларны хәзерге базар шартларында саклап калу, милли телевидение һәм милли радио эшчәнлеге хакында да сүз алып барылды (бу хакта көнендә үк “Татар-информ”да тәфсилле язма дөнья күрде).
Бизнес белән шөгыльләнүче татарларны бергә туплау отышлы
Быелгы форумның төп максаты эре бизнес белән шөгыльләнүче татарларны бергә туплап, Татарстан һәм алар арасындагы элемтәләрне тагын да ныгыту иде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов китергән мәгълүматлар буенча, Татарстан дөньядагы 130 ил белән икътисади хезмәттәшлектә. 2013 елда республиканың төбәкара товар әйләнеше 509 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген Татарстан Россиянең 69 төбәге белән сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Татарстанның Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә булган сәүдә вәкиллекләре дә халыкара һәм төбәкара икътисад үсешендә зур роль уйный. Барлыгы 15 чит илдә һәм Россиянең 8 төбәгендә Татарстанның шундый 23 вәкиллеге бар. Быел Кытай һәм Кырым Республикасында да ТРның даими вәкиллекләре булдырылган.
Татарстанда төзелеш материалларын ясау буенча күп заводлар төзелгән иде. Әлеге заводлар бүген дә эшчәнлеген дәвам итә. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисади элемтәләрне үстерү комиссиясе утырышында шул заводта ясалган төзелеш материалларын төбәкләргә чыгару, Татарстанга инвестицияләр кертеп, үз эшләрен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләргә ярдәм итү, җир проблемасы (сатып алу, аренда белән бәйле) һ.б. мәсьәләләр каралган. Россиядә бәйрәм көннәрен азайту хакында законны да эшмәкәрләр хуплавы билгеле булды. Киләчәктә дә “Хәләл” ярминкәләре оештыру һәм аны елына 4 тапкыр уздырырга кирәклеге хакында фикерләр әйтелде.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Республикада авыл хуҗалыгы азык-төлек продукциясен ике тапкыр артыграк җитештерү мөмкин. Кечкенә генә инициатива булса да, без аны игътибарсыз калдырмаска тырышырбыз һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешендә сезнең дә өлешегез булыр дип ышанабыз", - дип тәкъдим кертте. ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да делегатларны хезмәттәшлеккә чакырды.
Ресубликага милли кадрларны, татар эшмәкәрләрен җәлеп итү, моның өчен махсус программалар төзү, ул эшмәкәрләргә аралашу өчен мәйданчык булдыру кебек мәсьәләләр Татарстаннан читтә яшәүче татар эшмәкәрләре өчен мөһим булып тора.
БТК БК эшчәнлегенең төп юнәлеше булырга тиешле резолюция
Һәм, ниһаять, комиссияләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, сораулар БТК БКның киңәйтелгән утырышында кабул ителгән резолюциядә исәпкә алынды (татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү буенча дәвам иттереләчәк эшләрдән тыш, биредә резолюция пунктларының бер өлеше китерелә):
Нижневартовскида бизнес корып, туган ягы Пенза өлкәсендә үз акчасына балалар бакчасы һәм мәктәп салдырган Р. Әбүзәровның эш тәҗрибәсен башка төбәкләрдә дә кулланырга, мондый игелекле гамәлләрне төбәкләрдә эшләп килгән татар һәм рус мәгълүмат чараларында тәфсилләп яктыртырга;
РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар оешмаларына, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге ТР рәсми вәкилләренә БТКның 2015 ел планына кертелгән татар хатын-кызлары, галимнәре, дин әһелләре, эшмәкәрләр җыеннарын, шулай ук федераль һәм бөтенроссия Сабан туйларын, фольклор төркемнәренең “Түгәрәк уен” фестивален, “Болгар җыены”н оештыруда әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашырга;
татар эшмәкәрләренә әлеге милли-мәдәни чараларда актив катнашырга һәм ТРдагы эшлекле хезмәттәшләр белән төрле юнәлештәге бизнес белән ике яклы килешүләр төзергә, “Татарстан” сәүдә йортлары белән хезмәттәшлеккә өстенлек бирергә;
чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмаларына һәм берләшмәләренә, ТР вәкилләре белән берлектә, якшәмбе мәктәпләрен ачу эшчәнлеген алып барырга, гамәлдәге мәктәпләрнең эшен камилләштерүгә омтылырга. Бу уңайдан БДБ һәм ватандашлар эшләре белән шөгыльләнүче “Россотрудничество” федераль агентлыгының һәм “Русский мир” фондының оештыру һәм финанс мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга;
татар һәм башкорт халыклары арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү буенча БТКның максатчан эшчәнлеген дәвам итәргә. Шушы максаттан чыгып, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья башкорт корылтаеның башкарма комитетына ике тугандаш халыкның телен, мәдәниятен саклауга, рухи байлыкларын торгызуга багышланган мәдәни-агарту, фәнни-укыту юнәлешендәге чараларны бергәләп оештырып үткәрергә;
ТР Фәннәр академиясе белән берлектә, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнү җәмгыяте төзү эшен дәвам итәргә;
Татар милли-мәдәни оешмаларына Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда үткәрелгән комплекслы этно-лингвистик, тарихи археологик тикшеренүләрдә актив катнашырга, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә;
Татарстанга килгән туристик төркемнәргә халкыбызның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән бәйле урыннарны күрсәтү максатыннан, Бөтендөнья татар яшьләре форумына “Россотрудничество” федераль агентлыгы һәм аның структуралары белән махсус килешү төзеп, даими эшләргә. Милли туризмны үстерүдә “Казан Кремле”, “Болгар” тыюлыкларының һ.б. тарихи урыннарның мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга;
РФ Конституциясендә бер дингә өстенлек бирү турындагы тәкъдимнәрне илнең канунчылык, хокукый нигезләренә туры килмәгән, демократик үсешенә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясаячак гамәл дип бәяләргә.
Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел
Соңгы сүз итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан чакыруына колак салып, форумга ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләр алдында чыгышын китерәсе килә. Мондый җыен кирәклеген ассызыклап, Президент: “Бер-берегез белән аралашу, тәҗрибә туплау, безгә дә читтән килгән тәнкыйтьне ишетү бик кирәк. Без дә сезнең кебек үк телебез, динебез турында борчылабыз. Татарстанда күп милләтләр яши һәм мин аларның һәммәсе өчен дә җаваплы. Шул ук вакытта Татарстан - читтә яшәгән татарларның кыйбласы... Милләттәшләребез белән без Бөтендөнья татар конгрессы, дин әһелләре һәм эшмәкәрләр аша элемтәдә торабыз, - диде. - Без сезгә таянабыз. Дөрес, безнең әлегә эшләнмәгән эшләребез дә күп. Кемдер Татарстаннан килеп сездәге тормышны үзгәртә ала, дисәгез, - алга китеш булмаячак. Без - партнерлар: монда беркем дә баш түгел һәм без бердәм булырга тиеш!"
Татарстан Президенты татарларның бердәм булып, алга таба да бергә эшләргә тиешлегенә аеруча да басым ясады. Хәер, “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы да "Бердәм, бергә, мәңгегә!" шигаре астында уздырылды. "Сез Татарстан продукциясен башка төбәкләргә тарату юлы гына түгел, сезнең төбәктәге продукция дә Татарстанда кирәкле булырга мөмкин һәм безнең бурыч - сезнең бизнесның чәчәк атуын тәэмин итү. Без Россия Федерациясендәге икенче титуллы милләт булып торабыз. Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел. Татарстанның, татар милләтенең абруе югары. Һәм бу бер дә юктан түгел. Татарстан үзе дә, аннан читтә булган төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарлар, үзегезнең мөстәкыйль, тәрбияле булуыгызны исбат итеп торасыз. Әгәр дә без бердәм булсак, безнең көчебез тагын да зуррак булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм делегатларның Казанга килүләренә рәхмәт әйтеп, алара эшчәнлекләрендә уңышлар теләде, милләтебез, халкыбыз язмышына битараф булмаска өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз