news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Илнең башкаласы Ташкентта Сабан туе 10 июньгә билгеләнгән.

Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза
Рамиль Гали
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза. Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 27 май көнне Янгиюль шәһәре, А.Нәвои исемендәге мәдәният һәм ял паркында һәм Фирганә шәһәре, үзәк мәдәният һәм ял паркында милли бәйрәм үткәрелә. 
 
Илнең башкаласы Ташкентта Сабан туе 10 июньгә билгеләнгән
 
Моннан тыш, Сабан туен түбәндәге шәһәрләрдә дә үткәрәчәкләр:
 
10 июнь, 17:00 - Үргәнч шәһәре, Д.Мангуберды исемендәге парк;
 
10 июнь, 17:00 — Бохара шәһәре, Саманидлар исемендәге мәдәният һәм ял паркы;
 
8 июль, 17:00 — Сәмәрканд шәһәре, «Ешлик» мәдәният һәм ял паркы;
 
24 июнь, 11:00 — Җизак шәһәре, «Бустон» рестораны;
 
8 июль (якынча) — Чиракчи шәһәре (Кашкадәрья өлкәсе). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100