news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Зәйдә чөгендер үстерүчеләр һәм шикәр җитештерүчеләр слеты узды

Бүген Зәйдә чөгендер үстерүчеләр һәм шикәр җитештерүчеләр слеты узды

(Зәй, 21 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). Бүген Зәйдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республиканың алдынгы чөгендер үстерүчеләре һәм шикәр җитештерүчеләре слеты узды.

Тармак хезмәтчәннәренә мактанырга җирлек була. Әгәр узган ел республикада шикәр чөгендере уңышы 1 миллион тонна алынса, быел 1 миллион 800 мең тоннадан артып киткән. Татарстан, Ульян һәм Түбән Новгород өлкәләренең шикәр заводларында 1 миллион 400 мең тоннага якын чимал әзерләнгән, алардан 150 мең тонна шикәр комы алыначак. Тармакның уңышлы эшләве нәтиҗәсендә, Татарстан беренче тапкыр тулысынча шикәргә ихтыяҗын канәгатьләндерә ала.

Шәһәрнең бәйрәмчә бизәлгән Мәдәният йортында алдынгыларны зурлау Россиядә шикәр җитештерү тармагы үсешенең күп еллык тарихын чагылдырган сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Республиканың алдынгы чөгендер үстерүчеләрен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев котлады. Күптән түгел без зурлап авыл хужалыгы хезмәтчәннәре көнен билгеләп үттек, диде ул. Менә бүген «чөгендер» бәйрәменә жыелдык. Аның асылы республикада яңа тармакның – шикәр җитештерү өчен төп чимал булган шикәр чөгендере игү һәм җитештерүнең үсеш алуында. Без моңа җиңел ирешмәдек, дип дәвам итте Президент. Чөгендер үстерү – авыл хужалыгының күп хезмәт таләп итүчән һәм технологик катлаулы тармакларыннан берсе. Бу эштә хезмәт сөючән һәм максатчан кешеләр генә уңышка ирешә. Бүгенге көндә заманча технологияләр, югары җитештерүчәнлекле техника, үсемлекләрне саклауның яңа чараларын куллану ярдәмендә кул хезмәте чөгендер басуларыннан китә. Бу эштә тармак министрлыгы белән беррәттән инвестор – «Татфондбанк» банкы да зур роль уйнады. «Татфондбанк» тарафыннан тармакка салынган инвестицияләр шикәр чөгендере чәчүлекләрен 2002 елгы 38 мең гектардан быелгы 70 мең гектарга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Киләчәктә чөгендер үстерү мәйданнары 100 мең гектарга, ә татлы тамырлар җитештерү күләме 3 миллион тоннага җитәчәк.

Бүген шикәр чөгендере үстерү белән республиканың 22 районы шөгыльләнә. Минтимер Шәймиев быелгы алдынгылар – Зәй хезмәтчәннәре уңышын билгеләп үтте. Районда жыелган татлы тамырның гомуми күләме 240 мең тоннага җиткән. Бу зәйлеләрнең бердәнбер казанышлары түгел. Соңгы биш елда авыл хужалыгы производствосын реформалау нәтиҗәсендә, алар продукция җитештерүне 1,6 тапкырга арттыруга иреште. Соңгы елларда район һәр гектардан уртача 30 центнер ашлык ала, сөт һәм ит җитештерү буенча уңышлы бара. Президентның мактау сүзләренә зәйлеләрдән бик аз гына калышкан Буа районы уңганнары да (230 мең тонна), шулай ук Апас, Кайбыч, Кама Тамагы һәм башка районнарның чөгендер үстерүчеләре лаек булды.

Шикәр чөгендере тармагы хезмәтчәннәре исеменә җылы котлау сүзләрен ТР Премьер–министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов та юллады. Министрлык эшләгән «Шикәр чөгендере җитештерүне арттыру буенча программа» техник коралландыру һәм тармакта заманча технологияләрне үзләштерү хисабына уңышлы гамәлгә ашырыла дип билгеләп үтте ул. Министр слет катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, ирешелгәннәрдә туктап калмауларын, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Тармак алдынгыларына ТР Мактау дипломнары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Районнар арасында җиңүчеләр дип Зәй, Буа, Апас районнары, тармак белән идарә итү буенча – республиканыңТүбән Кама районы табылган. Алдынгыларны хөрмәтләү республиканың сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100