news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген "Зәңгәр шәл" спектакле белән Камал театрының яңа сезоны ачыла

113нче сезонында театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтелә.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Бүген легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 113нче сезонын ача. Яңа сезонда театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтелә. Бу турыда Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа сезонның беренче премьерасы Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн”романы буенча “Мәңгелек буран” спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Премьера 4-7 ноябрьдә. Данлыклы язучы Чыңгыз Айтматовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

5-11 ноябрьдә татар прозасы һәм драматургиясы классигы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Декадада Хакас милли театры, Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама театрлары катнаша. Декада Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында үтә. Камал театры декадада 112нче сезон премьерасы “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Декабрьдә автор һәм режиссер Илгиз Зәйниевның “Бию пәрие” спектакле премьерасы көтелә. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов. Аның герое кайчандыр бәхетен эзләп киткән һәм озак еллардан соң кире туган шәһәренә әйләнеп кайткан хореограф һәм биюче – Сәяр Рәмиев.

2019 елның апрелендә, күптән түгел ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Айдар Җаббаров “Санаулы кичләр” спектаклен куя. Камал театры афишасында беренче тапкыр Александр Володин пьесасы урын алачак. Сезонның соңгы премьерасы Мансур Гыйләҗевның “Исәнмесез” комик драмасы булачак. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның Кече сәхнәсе яшь режиссерлар һәм драматурглар мәйданы булып яшәвен дәвам итә. “Яңа татар пьесасы” лабораториясе конкурсы дебютантлары Энҗе Гыйззәтова, Сөмбел Гаффарова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесалары Кече сәхнәдә куелачак. Яшь авторларның әсәрләрен Рамил Гәрәев, Олег Кинҗәгулов һәм Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә.

113нче сезонда шулай ук Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның, Татарстанның халык артистлары Гөлсем Исәнгулова һәм Раушания Юкачеваның, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилейларына багышланган чаралар үтәчәк.

Премьералар һәм юбилей чараларыннан тыш, Камал театры Мәскәү, Уфа һәм Татарстанның Кама арты шәһәрләре – Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Камага традицион гастрольләрен планлаштыра. Декабрьдә Камал театры чираттагы “Һөнәр” яшь режиссерлар фестивален үткәрә. Шулай ук театр үзе дә фестивальләргә барырга җыена: Будапешт (Венгрия), Нанкин (Кытай), һәм Уфа (Башкортостан) шәһәрләренә. 2019 елның июнендә Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале көтелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100