news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Ютазы районында Урыссу гидростанциясе эше туктатыла

Җылылык челтәре сүтеләчәк, җиһазлар сатуга куела. Җылысыз һәм кайнар сусыз калмас өчен, җирле халык ике контурлы газ колонкаларына күчәргә тиеш.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова) Сугыш елларында нигез салынган Урыссу гидростанциясе оешмасы бу якшәмбедә, төнге сәгать 12.00 дә эшчәнлеген туктата. Бүгенге көндә 8 миллион сумннан артык бурычы булган предприятие - бөлгенлектә. Оешма энергетика тармагында көндәшлеккә сәләтле түгел.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына гидростанциянең хәзерге идарәчесе Артур Миллер: «Соңгы сәгать 30 апрельдә төнге уникедә сугачак. Урыссуга җылы бирү тулысынча туктатыла. Станция эшләми башлый. Казаннар, җылылык челтәрләре барысы да сүтеләчәк. Алар лотлар буенча сатуга куела. Димәк, нәрсәгәдер өметләнү урынсыз. Без киләсе сезонга җылылык бирә алмыйбыз»,- дип белдерде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot