news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген юеш кар явачак

Көндез һава температурасы минус 1 градустан +1 градуска кадәр булачак.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда урыны белән юеш кар, юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык көтелә.  Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез һава температурасы минус 1 градустан +1 градуска кадәр булачак.

Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән юеш кар көтелә. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил фаразлана. Юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык булуы ихтимал. 

news_right_1
news_right_2
news_bot