news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген "Әйдә ТНВга" финалистлары интервью алу осталыгы буенча көч сынашты

ТНВның максатчан грантын оту өчен көрәшүче укучылар "Татар-информ"ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповтан да интервью алды.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Бүген "Әйдә ТНВга" финалистлары интервью алу осталыгы буенча көч сынашты. Барлыгы 3 кеше Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыятенең максатчан грантына ия булачак. 

Катнашучыларның ничәнче сан астында һәм кемнән интервью алачагы җирәбә ярдәмендә билгеләнде. Шулай итеп, Актаныштан Айзилә Шәймөхәммәтова -  ТНВ каналының башкарма директоры Айрат Сибагатуллин, Актаныштан Энҗе Габдуллина һәм Арчадан Алия Сабирова - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, Азнакайдан Инзилә Хөсәенова -  «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров, Әгерҗедән Алия Сибатова - «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Лениногорскидан Сиринә Сәхәпова БДТРК ның филиалы «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов белән әңгәмә корды. Конкурсантлар жюри әгъзалары каршында интервью алды.

«Булачак абитуриентларыбыз мәктәп эскәмиясеннән үк профессиональ журналистика белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә дә кайберләре мәктәп телестудиясендә эшли. Финалистлар килгән районнарда да балалар студияләре актив эшләп килә. Шуңа да аларның үз-үзен кадрда тотышы һәм сөйләмнәре әйбәт, аларда профессиональ сыйфатлар тупланган. Минемчә, җиңүче булмаганы да үз урынын телевизон журналистикада табачак. Бу конкурс күп кенә укучыда булачак һөнәргә, ягъни телевизион журналистикага кызыксыну уятачак. Бәйгене оештырган „Яңа гасыр“ телеканалына рәхмәт. Конкурста катнашучыларның күбесе профессиональ журналистлар рәтендә булыр дип өметләнәм», — дип сөйләде жюри әгъзасы, КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире, профессор Васыйл Гарифуллин "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең матбугат хезмәтенә.

Нәтиҗәләр исә 15 май көнне билгеле булыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100