news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең йомгаклау концерты була

«Татар-информ» Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале йомгаклау гала-концертын онлайн күрсәтә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында «Яхин-гала» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла.

Традицион рәвештә «Татар-информ» әлеге концертны онлайн күрсәтә.

Концертта Рөстәм Яхин әсәрләрен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа), Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамир Закиров (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан), «Болгар кызлары» ансамбле (Казан), «Kazan Vivo» кыллы квартеты (Казан), Казан музыка көллиятенең Татар хоры (җитәкчесе – Гүзәл Ахунова) башкара.

Концертны Лилия Әхмәтҗанова һәм Ришат Әхмадуллин алып бара.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/138/

Башлана – 18.30
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100