news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген "Яңа Тура"да хәләл ярминкә уза

Хәләл ярминкә халыкны, шәригать кануннарына туры килгән сыйфатлы һәм арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен оештырыла.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан "Яңа Тура" технополисы территориясендә хәләл ярминкә уздырыла. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярминкәне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитеты, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты һәм "Яңа Тура" технополисы белән берлектә, оештыра.

Бу Яшел Үзән районында күчмә хәләл ярминкә уздыруның беренче тәҗрибәсе булачак. Халыкта кызыксыну уяткан очракта, аны киләчәктә дә оештыру планлаштырыла.

Хәләл ярминкә халыкны, шәригать кануннарына туры килгән сыйфатлы һәм арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, шулай ук җирле җитештерүчеләргә ярдәм  итү өчен оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ярминкә "Яңа Тура" технополисының 1нче павильоны (зәңгәр төстәге павильон) мәйданчыгында иртәнге алтыдан көндезге уникегә кадәр эшләячәк. Биредә Татарстан һәм Идел буе төбәкләре җитештерүчеләре, фермерлык һәм крестьян хуҗалыклары продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр азык-төлек, эшләнмәләр сатылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100