news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген яңа милләт барлыкка килде, ул "татар балалары" дип атала - Мансур Гыйләҗев

Татарча белмәсә дә, рухы белән татар булып калганнар үз милләтенә кире кайтырга мөмкин, дип саный драматург.

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Драматург Мансур Гыйләҗев бүген татар мохитендә яңа "татар балалары" дигән күренеш барлыкка килде дип исәпли. Татар телен белмәсә дә, исем-фамилиясе татар булган, күңеле белән татарлыкка омтылган кешеләрне драматург шулай атый. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

"Алар нәрсәдер сизәләр, аларның генетикасында нәрсәдер бар, ләкин татарча бер сүз аңламыйлар, татарча сөйләшмиләр, татарча укымыйлар һәм динне дә сакламыйлар. Шул сәбәпле, мин аларны чын мәгънәдә татар дип саный алмыйм һәм "татар балалары" дип атыйм. Аларны бернәрсәдә дә гаепләп булмый. Иман ягыннан алар күбесе яхшы кеше", - дип саный Мансур Гыйләҗев.

Драматург фикеренчә, "татар балалары" кире үз милләтенә кайтырга мөмкин. Ул аның ике юлын күрә. Беренчесе - театр сәнгате аша. "Минем шундый күренеш күзәткәнем бар: бу кешеләр театрга киләләр дә үз милләтләре белән театр аша танышалар, үзләрен татар итеп таный башлыйлар, кызыксына башлыйлар. Менә бу - гаҗәеп күренеш. Бүгенге көндә бу театрның гаҗәеп зур роль уйнавын аңлата. Шуңа күрә бүген театрга һәр яктан бик зур игътибар булырга тиеш: сәнгатьчеләр ягыннан да, бигрәк тә, дәүләт ягыннан", - диде ул.

Мансур Гыйләҗев фикеренчә, генетик тартылу аша да "татар балалары" чын татарга әйләнергә мөмкин. Мисал итеп ул үз гаиләсен китерде. "Кайчандыр безнең нәсел чын, тирән мәгънәдә бик дини булган. Ләкин Советлар Союзы чорында, бигрәк тә революциядән соң, дингә каршы бик зур көрәш барган, шуңа күрә дин тоткан кешеләрдә бик нык курку хисе туган. Шул сәбәпле, безнең нәселдә дин тынып калган, онытыла башлаган, мәсәлән, безне намазда үстермәделәр. Әмма генетика дигән нәрсә бар. Менә минем балалар дингә үзләре, үз теләкләре белән кире кайттылар. Минем теләк белән түгел, көчләп, киңәш биреп тә түгел, үз теләкләре белән. Балаларым намазда, мәчеткә йөриләр. Әлбәттә, алар телне дә беләләр, сәнгатьне дә. Аллага шөкер. Милләткә кайту, минемчә, шулай, генетика аша була", - дигән фикерләре белән уртаклашты ул.

Мансур Гыйләҗев белән интервьюның тулы вариантын Intertat.ru сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100