news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Владимир Путинның зур матбугат конференциясе узачак

Дәүләт башлыгының матбугат-конференциясе быел 13нче тапкыр уздырыла.

Бүген Владимир Путинның зур матбугат конференциясе узачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 14 декабрьдә, Мәскәү вакыты буенча 12.00дә Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе узачак. Бу дәүләт башлыгының ел саен уздырыла торган Россия һәм чит ил журналистлары белән традицион очрашуы.

«Известия» мәгълүматлары буенча, Владимир Путинның бу матбугат-конференциясе быел 13нче тапкыр уздырыла. Россия лидеры беренче тапкыр журналистлар сорауларына дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат буларак җавап бирәчәк. Әлеге чараны яктырту өчен быел рекордлы сандагы - 1640 журналист аккредитацияләнгән. 

Зур матбугат конференцияләре форматы Владимир Путин тарафыннан 2001 елда кертелә. Шул вакыттан башлап, бу чара ел саен диярлек уздырыла. Бары тик 2005 елда һәм иң югары вазифаны Дмитрий Медведев үтәгән 2008 елның маеннан 2012 елның маена кадәр генә ул үткәрелмәде. Дәүләт башлыгы постына Владимир Путин кайткач матбугат конференцияләре форматы кире кайтарыла.

Президентның матбугат конференциясен туры эфирда түбәндәге телеканаллар трансляциялиячәк:

- «Россия-1»,
- «Россия-24»
- «Беренче канал».


Шулай ук радиостанцияләр:

— «Вести ФМ»
— «Маяк»,
— «Радио России».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100