news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе була

Трансляция 12.00 сәгатькә планлаштырылган.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе була. Коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында аккредитацияләнгән журналистлар саны ике тапкыр кыскартылган. Матбугат конференциясендә бары тик 500 журналист катнаша ала. Аларның бишесе - Татарстаннан. 

Трансляция 12.00 сәгатькә планлаштырылган. Матбугат конференциясен «Россия-1», «Россия-24», «НТВ» һәм «Первый канал» телеканаллары, шулай ук «Маяк», «Вести ФМ» һәм «Россия радиосы» радиостанцияләре турыдан-туры трансляцияличәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot