news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Владимир Путин Covid-19 вазгыяте буенча киңәшмә уздыра

Киңәшмәдә 11 майдан соң эшләми торган көннәр вакытын озайту мөмкинлеге каралачак.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирус инфекциясе вазгыяте буенча киңәшмә уздырачак. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Дмитрий Песков очрашу вакытында шулай ук 11 майдан соң эшләми торган көннәрне озайту мөмкинлеге дә каралачак, дип искәртте.

Исегезгә төшерәбез, 28 апрельдә Россия субъектлары башлыклары белән узган киңәшмәдә Владимир Путин эшләми торган көннәрне 11 майга кадәр озайту турында карар кабул ителүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot