Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышы уздырыла
Көн үзәгенә 2015 елга һәм 2016-2017 еллар план чорына ТР бюджеты турындагы проект куелган
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген сәгать 10да V чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышы башлана.
Парламент президиумы республика парламенты утырышының көн тәртибенә 54 мәсьәлә тәкъдим итә.
Аерым алганда, депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты проектын I укылышта караячак. Моннан тыш, 2014 елга һәм 2015-2017 еллардагы планлы чорга кабул ителгән ТР бюджетына, шулай ук ТР Бюджет кодексына төзәтмәләр кертү ниятләнә.
Дәүләт Советы Президиумының парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә 23 октябрьдә узган беренче утырышында шул хакта карар кабул ителгән иде.
Каралачак сорауларның 35ен Татарстан Республикасы законнары проектлары, 11ен федераль закон проектлары һәм Мурманск өлкә Думасының Россия Дәүләт Думасына керткән закон чыгару инициативасы тәшкил итә. Көн тәртибенә чыгарылучы 15 закон проекты республикадагы аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләренә һәм статусларына кагылышлы. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында карарлар кабул итәчәкләр.
Шулай ук “Россия Федерациясендә FIFA футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын, FIFA 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын әзерләү һәм үткәрү, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законның 27 статьясына үзгәреш кертү хакында”гы федераль закон проектына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының инициативасы да карлачак.
ТРның 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга төп финанс законы проекты октябрь аенда фикер алышулар аша узды һәм Татарстан Дәүләт Советының барлык комитетларында хупланды, шулай ук парламент тыңлауларында каралды. Республика Хөкүмәте бюджетны мөмкин кадәр тизрәк кабул итүне сорый, гәрчә документ хәзерге күрсәткечләрдән шактый аерылган нефть бәясе һәм доллар курсы параметрларыннан чыгып эшләнгән булса да, дип ачыклык кертә парламент Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.
2015 елга ТР консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 181,6 миллиард, чыгымнары 186,9 миллиард сум (дефицит - 5,3 миллиард сум) күләмендә булыр дип фаразлана. 2015 елга республика бюджеты табышы147,6 һәм чыгымнары 153 миллиард сум (дефицит - 5,4 миллиард сум) күләмендә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз