news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышы була

Көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән Татарстан Республикасының 23 закон проекты

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышы була, дип хәбәр итә республика парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән Татарстан Республикасының 23 закон проекты. Бүген 10 закон проектын беренче, 9ын икенче укылышта карау ниятләнә.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә икенче укылышка әзерләнгән 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты турындагы закон проекты булачак. Барлыгы 113 төзәтмә алынган, аларның 8ен Дәүләт Советының профильле комитеты тарафыннан кире кагарга киңәш ителә.

Шулай ук кадрлар мәсьәләләре дә каралачак, аерым алганда, ТР Конституцион суды рәисе һәм судьясының вәкаләтләре тәмамланган һәм әлеге вазифаларга яңа кандидатуралар килештерелгән.

Утырышта кайбер муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен һәм статусын раслау турындагы закон проектларын кабул итү дә ниятләнә. Үзгәрешләр, шул исәптән Югары Ослан районының Иннополис бистәсен шәһәр итеп үзгәртүгә бәйле.

Дәүләт Советының 2015 елга закон проекты эше планы беренче укылышта тикшереләчәк.          

news_right_1
news_right_2
news_bot