news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы була

Депутатларга, аерым алганда, Рәисне сайларга һәм ТР Дәүләт Советына эшче органнарны оештырырга туры киләчәк

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы уздырыла. Ул оештыру рәвешендә булачак.

Яңа сайланган депутатларга Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы Президиумын сайларга туры киләчәк. Утырыш барышында парламентның комитетлары оештырылып, аларның составы билгеләнәчәк. Комитет рәисләре комитетларның беренче утырышларында расланачак. Дәүләт Советының көзге сессиясенең эшче органнарын сайлау, Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендә ТР законнары текстлары бердәйлеген раслау һәм депутат этикасы комиссияләрен оештыру ниятләнә. 

Депутатлар ТР Үзәк сайлау комиссясенең V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тыңлап, Васил Шәйхразиевны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләүне раслау мәсьәләсен тикшерәчәк.

Шулай ук бүген ТР Дәүләт Советына республика праламенты вәкиленә Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен бирү мәсьәләсен дә тикшерергә туры киләчәк.

Тикшерелә торган мәсьәләләрнең мөһимлеген истә тотып, Дәүләт Советы Президиумы республика парламентының беренче утырышын теле- һәм радиотрансляцияләү турындагы карар кабул иткән. Ул сәгать 10.00 да "ТНВ-Татарстан" һәм "Болгар радиосы" радиостанциясендә (91,5 FM) башлана, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100