Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген “Ут күршеләр” комедиясе Камал сәхнәсендә 76нчы тапкыр уйнала
Спектакль “Татар-информ” сайты аша онлайн күрсәтелә.
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Камал театры үзенең озын гомерле спектакльләренең берсен - “Ут күршеләр” комедиясен бүген “Татар-информ”сайты онлайн күрсәтә. Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, тамаша бүген 76нчы тапкыр уйнала.
Салават Юзеевның “Ут күршеләр” комедиясе 2010 елда куелган. Премьера Камал театрының традициясенә туры китереп, легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә чыккан. Режиссеры – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.
- Җәй җитү белән шәһәр халкының күбесе зур дачаларына ашыга. Соңгы арада көрәк, тырма, сәнәк, чиләк, су сибә торган шланг һәм башка эш кораллары югалу бакчачыларны борчый. Маҗараларга бай бу детектив вакыйга аркасында спектакль геройлары мәхәббәтләрен югалтып яңадан табарга да, шул ук вакытта, урта яшь кризисын кичереп, аны уңышлы җиңеп чыгарга да өлгерә.
Салават Юзеев – рус телендә иҗат итүче татар язучысы, кинорежиссер, Татарстанның халык язучысы Илдар Юзеевның улы. Камал театры репертуарында язучының ике әсәре бар.
Спектакльне онлайн карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/342/.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз