Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген УНИКС Санкт-Петербургтан “Спартак” командасын кабул итә
Баш тренер Е.Пашутин бүгенге матчтан нәрсәләр көтүе хакында сөйләде
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген “Баскет-холл”да УНИКС Санкт-Петербургтан “Спартак” баскетболчыларын кабул итә. Казан командасының бу регуляр чыемпионат кысаларында алтынчы очрашуын уздыруы. Әлегә Евгений Пашутин җитәкләгән команда Профессиональ баскетбол лигасында 8 нче урында бара. Бүгенге көндәше исә- 3 нче баскычта.
“Безне бик җитди, принципиаль матч көтә –бу сезонда “Спартак”, узган елга караганда, көчле уенчылар белән тулыланды, ВТБ ның Бердәм лигасында да лидер. Бу безнең Яңа ел тәнәфесеннән соң беренче уеныбыз. Сакчы позициясеннән уйнаячакбыз, көндәшләрнең лидерлары Беверли, Гальперин, Маврокефалидисны нейтральләштерергә тырышачакбыз”, -дип белдерә УНИКС ның баш тренеры Евгений Пашутин.
Аның сүзләренә караганда, Казан командасы составындагы уенчыларның барысы да матчка әзер. УНИКС-“Спартак” очрашуына “Баскет-холл”да бүген 19 сәгать 15 минутта старт бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз