news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Уфада “Рамазан ае белән саубуллашу” бәйрәме үтә

Башкортстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, бәйрәм бүген, 23 июньдә “Родина“ кинотеатрында уза.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан Ураза бәйрәме алдыннан Башкортстан Диния нәзарәте 2017 елның “Рамазан ае белән саубуллашу” бәйрәмен үткәрә.

Башкортстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, бәйрәм бүген, 23 июньдә “Родина “ кинотеатрында уза. Ул 20.00 сәгатьтә башлана.

Шәрәфле кунаклар булып, Башкортстанга Төркиядән килгән 20 Коръән белгече булачак. Бәйрәмгә шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре һәм рәсми затларның да килүе көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100