news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла

Рәсми тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнаша.

Бүген Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла
Гөлшат Сафина

 (Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Башкортстан башкаласы Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнаша. 

Чара Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре программасына кергән. 

Һәйкәл Уфадагы "Нур" татар дәүләт театры каршындагы мәйданда урнаштырылачак. Хәзер ул постаментка куелган һәм киндер тукыма белән капланган килеш тора. Аның биеклеге 8 метр. Постамент граниттан, ә һәйкәл бронзадан эшләнгән.

  • Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) һәйкәлләр дөньядагы эре шәһәрләрдән Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Чаллыда, Анкарада, Истанбулда, Казахстанның Уральски шәһәрендә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100