Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Тыюлыклар һәм илкүләм парклар көне
Федераль һәм җирле әһәмияттәге махсус саклаудагы мәйданнарның гомуми мәйданы – 203 млн. гектар, яки Россиянең 11,5 процент табигый биләмәләре
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Тыюлыклар һәм илкүләм парклар-махсус саклаудагы табигый территорияләр – бүген чын табигатьнең һәм хайваннар дөньясының зур булмаган өлешен һәлак булудан йолып калуның бу бердәнбер ысулыдыр, мөгаен. Тыюлыклар һәм илкүләм парклар көне, Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән, 1997 елдан беренче тапкыр билгеләп үтелә. Моның өчен 11 гыйнвар сайлануы исә бер дә очраклы түгел: 1917 елда ул көнне Россиядә беренче булып Байкалда Баргуза дәүләт тыюлыгы оешкан һәм 1986 елда ЮНЕСКО карары белән биосфера статусы бирелеп халыкара биосфера резерватлары челтәренә кертелгән. Хәер, илдә элек-электән үк тыюлыкта имәнлекләр, каенлыклар, саклаудагы урыннар, патшалар, князьләр, югары даирә вәкилләре ауга йөри торган заказниклар булган.
Тыюлыклар үсемлек һәм хайваннар дөньясы төрләренең 80 процентын саклый. Россиядә хәзерге вакытта 102 тыюлык һәм 42 илкүләм парк исәпләнә, дип белдерә Calend.ru. Федераль һәм җирле әһәмияттәге махсус саклаудагы мәйданнарның гомуми мәйданы – 203 млн. гектар, яки Россиянең 11,5 процент табигый биләмәләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз