Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Тыюлыклар көне
Бүген Тыюлыклар көне
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген тыюлык эше белгечләре һәм экология хәрәкәте активистлары Россиянең тыюлык һәм милли парклары көнен билгеләп үтә. Уникаль табигать почмаклары эше Россиядә 1917 елда Байкал күлендә беренче дәүләт Баргузин биосфера тыюлыгы пәйда булудан башланып китә.
Бүген Россиядә 100 тыюлык һәм 35 милли парк бар, алар ил территориясенең өч процентын алып тора.
Татарстанда тыюлык эшчәнлегенең тарихы кырык биш ел элек 1960 елның апрелендә Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгына нигез салынган вакыттан башланган. Бүген ул чын мәгънәсендә Татарстан табигатенең хәзинәсе булып санала. Хәзерге вакытта республикада гомум мәйданы 147 мең гектардан артык (республика мәйданының 2,2 проценты) булган аеруча сакланучы 159 табигать территориясе бар. Алар исәбендә - "Түбән Кама" милли паркы, дәүләт табигать заказниклары, тарихи-архитектура тыюлыклары һәм гомум су мәйданы 446 гектардан артык 33 күл һәм 3005 чакрымга сузылган 30 кече елга кергән табигать һәйкәлләре. Соңгы җиде елда төбәк дәрәҗәсендә 12 дәүләт табигый комплекслы заказниклар һәм Тәтеш районында "Долгая поляна" тарихи-архитектура паркы оештырылган. 2001 ел аеруча сакланучы табигать территорияләре санын "Чиста яланнар" (Чистай районы), "Балтач" һәм "Спас" заказниклары белән тулыландырган. Шул ук елда Арча районында "Аю урманы" исемен алган 400 гектарга якын мәйданлы урман участогы табигать һәйкәле дип игълан ителгән. 2004 ел ахырында Мамадыш районында төбәк дәрәҗәсендә тагын бер "Бүрсет" заказнигы оештырылган. Аның территориясе 10 мең гектар һәм анда ТРның Кызыл китабына кертелгән 70 төрле сирәк очрый торган үсемлек һәм җәнлек бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз