news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген “Тынычлык яратылышы” фестивале йолдызлары Бауман урамында хәйрия концерты үткәрә

“Тынычлык яратылышы” фестивале кысаларында гамәлгә куелган “Илтифат” фонды акциясе бүген 18.00 сәгатьтә Бауман урамында, “Шаляпин” кунакханәсе каршында узачак

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). “Тынычлык яратылышы” фестивале кысаларында гамәлгә куелган “Илтифат” фонды акциясе бүген 18.00 сәгатьтә Бауман урамында, “Шаляпин” кунакханәсе каршында узачак.
Акция кысаларында җыелган акча авыру, хәлсез һәм өлкән яшьтәге музыкантларга ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
“Кызганычка күрә, без яхшылыкның кадерен белмәүче илдә яшибез. Ул миллионлаган гражданнарга шатлык китергән кешеләрне бик тиз оныта. Хәзерге вакытта элеккеге эстрада, рок-н-ролл йолдызларының күбесе хәерчелек чигендә яши. Аларның күбесенең ярдәм сорамас өчен горурлыклары җитә. Мин аларны бик яхшы аңлыйм. Әмма бу алар ярдәмгә мохтаҗ түгел дигәнне аңлатмый”, - дип белдерде “Тынычлык яратылышы” фестивале президенты Андрей Макаревич.
Искәртеп узабыз, “Тынычлык яратылышы” фестивале иртәгә Казан Кремле янында уза. Анда Россия, Бөекбритания, АКШ, Канада, Португалия һәм башка илләрдән 200 дән артык музыкант катнаша. Фестивальне Сева Новгородцев һәм Ксения Стриж алып барачак.
Исәп-хисап реквизитлары: НП «М-Продакшн» ИНН 7704594755
КПП 770401001
Р/сч 40703810538260001618
Московский банк Сбербанка России ОАО, г.Москва
БИК 044525225
К/сч 30101810400000000225.

news_right_1
news_right_2
news_bot