news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет туган көнен билгеләп уза

^Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет туган көнен билгеләп уза

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет студентлары, укытучылары һәм әлеге уку йортын тәмамлаучылар вузның туган көнен билгеләп уза.

Бүген КГТУ-КАИ студентларының берничә буын вәкилләре очрашачак. Ректор чыгышыннан соң университетның иң яхшы студентларны бүләкләү һәм бәйрәм концерты булачак. Оештыручылар фикеренчә, гимн башкару әлеге университетны тәмамлаучыларның барысын да берләштерергә тиеш.

Казан авиация институты 1932 елның 5 мартында Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан булган. Бүген университет базасында Татарстан Энергия саклаучы технологияләр үзәге, Татарстан Республикасы, Мари Эл, Чувашия өчен Эретеп ябыштыру буенча баш аттестацияләү үзәге, CALS-технологияләр һәм сыйфат белән идарә итү фәнни-тикшеренү үзәге, Татарстан Республикасы төбәк инновация фәнни үзәге һәм Татарстан Республикасы кече эшмәкәрлеккә теләктәшлек буенча агентлыгы бүлеге, Россия дәүләт инновация технологияләре һәм эшкуарлык университеты үз эшчәнлеген алып бара.

2001 елда ассоциатив нигездә Татарстан Ачык техник университеты төзелгән булган. Безнең университеттан тыш аңарга Кама политехник институты, 6 техникум, 6 фәнни-тикшеренү институты кергән. Мондый бердәмлек мөһим бурычлар, аерым алганда, өзлексез белем бирү концепциясен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, ачык университетны гамәлгә куючыларның укытучыларны һәм белгечләрне яңадан әзерләргә, квалификацияләрен арттырырга, фәнни-техник проблемаларны, уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һәм кадрлар сайлап алу мәсьәләләрен чишәргә киңрәк мөмкинлекләре бар. Бүгенге көндә КДТУ-КАИ Россиянең иң яхшы техник университеты, иң эре укыту-фәнни-инновация комплексы.

news_right_1
news_right_2
news_bot