news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионатына журналистларны аккредитацияләү башланды

Бүген туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионатына журналистларны аккредитацияләү башланды

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген 30 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Казанда узачак туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионатына журналистларны аккредитацияләү башланды. Аккредитация «Сафар» кунакханәсендә үтә.

«Татар-информ» агентлыгына «Татмедиа»дан хәбәр итүләренчә, бүген аккредитацияләүгә гаризаларын 170кә якын журналист биргән. Алар исәбенә «НТВ плюс» хезмәткәрләре кермәгән әле. Мәскәүдән 40 кешелек төркем чемпионат уеннарын туры эфирда трансляцияләү өчен киләчәк. «Сафар»да аккредитация ике көн дәвам итәчәк. Аны үтәргә өлгермәгәннәр 30 гыйнвар көнне «Ракета» стадионында чемпионатның матбугат үзәгендә уза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot