Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Троицкида «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе уза
Конференция «Хәзерге заманның глобаль таләпләренә җавап буларак этноконфессиональ хезмәттәшлек» темасына багышлана.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм бүгенге тормышта Ислам» дип аталган фәнни-гамәли конференция уза.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, конференция «Хәзерге заманның глобаль таләпләренә җавап буларак этноконфессиональ хезмәттәшлек» темасына багышлана. Әлеге чара иҗтимагый әһәмияткә ия, шулай ук Россиянең ислам җәмгыятендә барган процессларны аңларга ярдәм итә.
Конференциянең кунаклары - Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие, Чиләбе өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ринат хәзрәт Раев, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков.
Конференциядә федераль һәм төбәк хакимияте вәкилләре, якын һәм ерак чит илләрдәге мөселман лидерлары, Россиядә һәм чит илләрдә әйдәп баручы ислам галимнәре, милли сәясәт галимнәре, җирле үзидарә органнары башлыклары, төбәктәге иҗтимагый, дини һәм милли-мәдәни оешма вәкилләре, Чиләбе дәүләт университеты укучылары катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз