news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген ТРның төзәтү учреждениеләрендә диспансерлык учетында 900гә якын ВИЧ-инфекцияле зат исәпләнә

400дән артык хөкем ителгән кеше туберкулез белән авырый

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда Татарстанның иректән мәхрүм итү урыннарына ябылган затларга медицина хезмәте күрсәтүдә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, авыру күрсәткечләренең 31 процентка кимүенә ирешелгән. Ә үлем очраклары 19 процентка арткан, вафат булучыларның күпчелеге туберкулездан китеп барган. Бу хакта бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бүген төзәтү учреждениеләрендә диспансерлык учетында 900гә якын ВИЧ-инфекцияле зат исәпләнә, 400дән артык хөкем ителгән кеше туберкулез белән авырый. “Учреждениеләр вакытында барлык кирәкле медикаментлар һәм дарулар белән тәэмин ителә”, – дип раслый Дәүфит Хәмәдишин. Аның әйтүенчә, узган елда барлыгы 32 млн сумлык антиретровирус препаратлары кайтарылган.

 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot