news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында яңа министр урынбасары тәкъдим ителде

Яшьләр сәясәте мәсьәләләре белән Рөстәм Гарифуллин шөгыльләнәчәк

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Аппарат киңәшмәсендә министр Рафис Борһанов, яшьләр сәясәте өчен җаваплы булачак министр урынбасарын – Рөстәм Гарифуллинны тәкъдим итте. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Искәртеп узабыз, элек бу вазифаны Андрей Кондратьев башкарды, хәзер ул ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы булып эшли. Бүген ул Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Министр Андрей Кондратьевка күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәтен җиткереп, аңа спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү белән бәйле яңа эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Биографик белешмә. Рөстәм Гарифуллин 1974 нче елның 24 октябрендә Абхазия АССР Сухуми шәһәрендә туган.
Югары белемле. Икътисад һәм машина төзелешендә идарә белгечлеге буенча Кама политехник институтын һәм юриспруденция белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2000-2010 елларда Яр Чаллыда яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вәкаләтләрен башкара. 2010 нчы елдан алып, 2012 елның ноябренә кадәр Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәгән.
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Яр Чаллы шәһәре алдындагы хезмәте өчен” батырлык билгесе, “ТР студент хезмәт отрядлары үсешенә керткән өлеше өчен” ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының мактау билгесе, “РФ яшьләр сәясәте өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, бер кызы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot