Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры белән Казан мэры лидерлык нигезләре дәресе бирәчәк
Ул «Лидерлык нигезләре» мәгариф программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген 14.00 сәгатьтә КДУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей базасында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән Казан мэры Илсур Метшин лидерлык нигезләре буенча ачык дәрес бирәчәк.
Министр А.Гыйльметдинов башлангычы белән әзерләнгән «Лидерлык нигезләре» мәгариф программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла торган мондый дәресләр шушы уку елы башыннан гамәлгә кертелде. Ул исә өлкән класс укучыларының социаль активлыгын үстерүне, шәхесара аралашуда тәҗрибә туплауны максат итә һәм хәзерге заман җәмгыятендә эшләп китү өчен мөһим сыйфатлар тәрбияләүдә булыша.
Казан шәһәре белән берлектә, шушы программаны эшләтеп җибәрү өчен, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә һәм Түбән Кама, Аксубай районнарында эксперименталь мәйданчыклар булдырылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты мәгълүматында әйтелгәнчә, моның өчен республиканың иң яхшы класс җитәкчеләре, педагог-оештыручылар җәлеп ителгән.
Искәртеп үтәбез: узган елның октябреннән шушы проектка «Кадрлар резервы – илнең профессиональ командасы» Бөтенроссия проектында катнашучылар да кушылып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз