Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген ТР Икътисад министрлыгында Максим Медведков катнашында семинар узды
Анда Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керүе ил икътисадының төрле тармакларында ничек чагылыш табачак, икътисад һәм социаль өлкә нинди проблемалар белән очрашырга мөмкин, яңа шартларда Россия җитештерүчеләрен нинди язмыш көтә, яңа шартларда башкарма хакимият органнары эшчәнлеген ничек итеп үзгәртергә тиеш була? Шушы һәм әлеге халыкара оешмага керү белән бәйле башка актуаль мәсьәләләр бүген ТР Икътисад министрлыгында РФ Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә сөйләшүләре департаменты директоры Максим Медведков катнашында узган семинарда күтәрелде. Аның эшендә республиканың министрлык-ведомстволар, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов очрашуда белдергәнчә, әлегә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү нәтиҗәләренә кагылышлы сораулар җавапларга караганда күбрәк. Россия икътисады секторларын яңа шартларга әзерләү өчен билгеле бер вакытка күчеш чоры каралуын исәпкә алып, Татарстан да тиешле чаралар күрергә кирәклеген яхшы аңлый. Республикада шул максатларны күздә тотып эшче төркем дә төзелгән. Анда республика икътисадының һәр тармагы, һәр предприятиесе анализлана, бүген аның ярдәмендә предприятиеләр җитәкчеләре өчен конкрет укыту-методик кулланмалар әзерләнгән, аңлату семинарлары оештырыла. Быелдан башлап эшче төркем конкрет юнәлешләр, предприятиеләр, тармаклар буенча җентекле эш алып барачак. Мидхәт Шаһиәхмәтов өйрәтү семинарлары барышында бик күп сораулар җыелуын, Мәскәү кунагы катнашындагы бүгенге очрашуга да сорауларның шуларга нигезләнеп әзерләнүен җиткерде.
Бу көннәрдә Татарстанда эш сәфәрендә булган Максим Медведков катнашында кичә дә бу мәсьәлә буенча берничә очрашу узган иде инде. Медведков ил җәмәгатьчелегенә ВТОга керүе буенча озакка сузылган сөйләшүләрне алып барган Россия делегациясе җитәкчесе буларак яхшы таныш. Ул ВТОга кабул ителү турындагы документларның якын арада ратификацияләү өчен РФ Федераль Җыенына юлланачагын һәм Россиянең җәйдән Бөтендөнья сәүдә оешмасының тулы хокуклы әгъзасы булып китәчәген тагын бер кат искәртте. Медведков Россиянең бу хыялга озак якынлашуын, теге яки бу шарт буенча сатулашуларның озак баруын янәдән хәтердә яңартты.
Аның сүзләренә караганда, Россиянең ВТОга кабул ителү шартлары турындагы бөтен мәгълүмат ачык. Дөрес, әлегә бу күләмле документларның инглиз телендәге версиясе белән генә танышырга мөмкин. Якын көннәрдә документлар русчага тәрҗемә ителеп бетәчәк һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы сайтына урнаштырылачак.
Мәскәү кунагы ВТОга кушылу шартлары буенча Россиянең кайбер компетенцияләренең (техник җайга салу һ.б.) Таможня берлегенә тапшырылачагын да искәртеп узды.
Бүгенге очрашуда катнашучыларны Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылудан алыначак нәтиҗәләр анализландымы, дигән сорау кызыксындырды. Максим Медведков сүзләренә караганда, мондый тикшеренүләрнең бер өлеше РФ Фәннәр академиясе хисабына, икенче шәхси финанслар хисабына уздырылган.
Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң, бизнес җәмәгатьчелектә илдә махсус икътисади зоналардан баш тартырга килмәгәе, аларда ташламалы шартлар бетәргә мөмкин дигән шик туган иде. Бүгенге очрашуда Медведков кайбер кыенлыклар булуга карамастан, махсус икътисади зоналар эшчәнлегендә үзгәрешләр булмаячак, дип ассызыклады. “Алар, шул исәптән “Алабуга” МИЗы, алга таба да законда каралган ташлама һәм өстенлекләрдән файдаланачак”, -дип ассызыклады.
Шул ук вакытта Медведков ВТО шартларын исәпкә алып, илнең иминиятләштерү хезмәтләре базарында чит ил капиталы булган компанияләр килүгә шартларны яхшыртырга кирәклеген белдерә. Иминиятләштерү секторында чит ил компанияләре квотасы 25 проценттан 50 процентка кадәр җитәчәк икән.
Очрашуда ВТО га керүнең мәгълүмат технологияләре базарына йогынтысы да кузгатылды. “Мәгълүмат технологияләрен киңрәк мәгънәдә караганда, вазгыять үзгәрергә мөмкин. Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартлары буенча без мәгълүмат технологияләре базарында чит ил компанияләре сегментын, мәсәлән, программалар белән тәэмин итүне, киметә, хәтта тыя алабыз”, - ди ул.
Семинарда шулай ук Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуның салым сәясәтендә чагылышы, интеллектуаль милекне саклау һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз