news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “ТР иң яхшы товарлары” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесе йомгаклары буенча быел Татарстан янәдән беренче урынга чыкты

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Казан” милли-мәдәният үзәгендә 2009 ел нәтиҗәләре буенча “ТР иң яхшы товарлары” бәйгесе лауреатлары һәм дипломантларын бүләкләделәр. Җиңүчеләрне котларга ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы директоры Леонид Червяков, “Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге” ФДУ директоры Валерий Гогин килгән иде.

“ТР иң яхшы товарлары” бәйгесе “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында республикада инде алтынчы тапкыр оештырылды. Шушы вакыт эчендә анда Татарстанның 1500 гә якын предприятиесе катнашып, экспертлар хөкеменә 3500 төрдәге продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. 700 дән артык товар һәм хезмәт лауреат исемен алуга ирешкән. 2009 ел катлаулы булуга карамастан, быел катнашучылар саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган. Бу юлы конкурска республиканың 213 предприятиесеннән 343 төрдәге продукция һәм хезмәт тәкъдим ителгән. Шуларның 114 енә лауреат исеме бирелгән, 164 е беренче дәрәҗә, 38 се икенче дәрәҗә дипломнарга лаек булган. Алар арасында “КАМАЗ”, “Казан вертолет заводы”, “Казан органик синтез”, “Татнефть”, “Казанның 3 нче икмәк заводы”, “Зәй шикәре” ААҖ ААҖ “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ, , “Эссен продакшн” ЯАҖ, “Түбән Кама икмәк комбинаты” һ.б. бар. Җиңүчеләрнең барысы да “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабына тәкъдим ителгән. Нәтиҗә сөенечле: бу предприятиеләрнең 38 е лауреат исемен алган, шактые дипломант булган. Шулай итеп, “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы директоры Леонид Червяков быел Татарстанның янәдән федераль конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыгуын хәбәр итте. Республика 2007 елда беренчелекне алган иде инде, ә 2006 һәм 2008 ел йомгаклары буенча почетлы икенче урынга чыккан иде. Леонид Червяков бүгенге тантанада ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка Мактаулы диплом һәм “Сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесен тапшырды.

“Бүген без сыйфатлы продукция җитештерүгә сәләтле икәнебезне аңлый башладык. Ә ул бу өлкәдә яңа алымнар сорый. Республика конкурсы эре бизнес белән бергә кече, урта бизнесны колачлавы белән дә әһәмиятле”. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үзенең җиңүчеләрне тәбрикләү чыгышында әнә шулай дип белдерде. Ул республикада көндәшлеккә сәләтле продукция тагын да күбрәк җитештерелер дигән теләктә калды.

Министр Равил Зарипов быелгы катлаулы елда да бу уңай традицияне дәвам итүнең бик әһәмиятле булуына аерым игътибар бирде. Аның белдерүенчә, чыгарыла торган продукциянең сыйфатына контрольдән башка, Россия, чит илләр базарларын яулау бик катлаулы булачак. “Төп бурыч- үзебезнең товар җитештерүчеләргә җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен киметү, кулланучыга сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү ысуллары буенча ярдәм итү”, -ди ул. Әлеге традицион бәйге төрле тармак предприятиеләрен үзенә җәлеп итә (химия, нефть химиясе, машина, авиация сәнәгате, җиңел сәнәгать һ.б.). Оештыручылар соңгы елларда республика конкурсында безнең предпряитиеләрнең традицион товарлар буенча гына түгел, бөтенләй яңа товарлар тәкъдим итү буенча да динамика күрсәтүен билгеләп үтә. Оештыру комитеты рәисе Валерий Гогин бәйгегә тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләрне бәяләүдә базарда әлеге товар яки хезмәткә булган сорау, товарга рекламация булу-булмау, бәясенең сыйфатына тәңгәл килүе төп критерийлар итеп алына. “Эре предприятиеләр белән бергә бу конкурста кече һәм урта бизнес предприятиеләрнең катнашуы сөендерә. Хәзер катнашучыларның яртысыннан артыгы аларның өлешенә туры килә. Алар республика һәм Россия дәрәҗәсендә конкурентлы продукция тәкъдим итә”, -дип ассызыклады бәйгене оештыру комитеты рәисе.
Бүгенге тантанада шулай ук “Татарстанныкын сайла!” республика акциясенә йомгак ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100