news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген ТР Фәннәр Академиясендә Надир Дәүләт белән очрашу уза

Ул − Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүче төрки халыкларның һәм татарларның мәдәниятен өйрәнүче галимнәрнең берсе

 (Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген көндезге 3 тә ТР Фәннәр Академиясенең кече залында, ТР ФАнең чит ил әгъзасы, тарих фәннәре докторы һәм профессор Надир Дәүләт белән очрашу була.

Надир Дәүләт – тарихны, Татарстанда һәм республикадан читтә, аерым алганда Ерак Көнчыгышта һәм Төркиядә яшәүче төрки халыкларның һәм татарларның мәдәниятен өйрәнүче галимнәрнең берсе.

Аның 1905-1917 нче, 1917-1919 нчы елларда татарлар арасында булган социаль-сәяси процесслар хакында хезмәтләре, фәнни-гамәли экспедицияләр очерклары, төрек, татар, рус, әзербайҗан, инглиз телләрендә язылган 20 ләп монографиясе бар.

Очрашуга ТР ФАнең вице-президенты Җ. Сөләйманов, баш секретарь Д. Заһидуллина, КФУ профессоры И. Гыйләҗев, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р. Вәлиев чакырулы. Чарада музей җитәкчеләре, Бөтендөнья татарлар конгрессы вәкилләре, язучылар, галимнәр һ.б. катнашуы көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар “Татар-информ”га.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100