news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенең беренче утырышы була

Бүген ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенең беренче утырышы була

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенең беренче утырышы көн тәртибенә 80 мәсьәлә кертелгән. Татарстан парламентының утырышында төп мәсьәлә булып ташламаларны акча компенсациясенә алмаштыру турындагы республика законына төзәтмәләрне карау тора.

Моннан тыш, республика районнарының муниципаль берләшмәләренең чикләрен һәм статусын билгеләү буенча күп мәсьәләләр каралачак. Искә төшереп үтәбез, федераль закон нигезендә, субъектлар шәһәр һәм районнарның территорияләре чикләрен билгеләргә һәм 2005 елның 1 мартына кадәр аларга муниципаль берләшмә статуслары бирергә тиеш.

Шулай ук, "ТРда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарының һәм сайланган җитәкче затларның вәкаләтләре вакытын озайту турындагы", "ТР Дәүләт гражданлык хезмәте турындагы", "Янгын куркынычсызлыгы турындагы", "Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексын гамәлгә кертү турындагы", "ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турындагы" республика законнарына төзәтмәләр каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100