news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген ТР Дәүләт Советының тантаналы утырышы уза

Ул республика тарихындагы мөһим датага – ТАССР төзелүгә 90 еллыкка багышлана

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ТР Дәүләт Советының тантаналы утырышы уза. Ул республика тарихындагы мөһим датага – ТАССР төзелүгә 90 еллыкка багышлана.
Нәкъ менә шушы көнне 1920 елда ТАССР оешу турындагы Декретка кул куелган.
Парламентның тантаналы утырышына Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россия субъектлары башлыклары, муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, зур предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, фән һәм иҗат кешеләре, дин әһелләре чакырулы.
Утырышта шулай ук республиканың дәүләт хакимияте органнарының элеккеге җитәкчеләре, Югары Совет, беренче-өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары, этно-мәдәни хәрәкәт лидерлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика барлыкка килү тарихындагы мөһим чорга багышланган төп чыгышны ясаячак.
Татарстан парламентының әлеге утырышының әһәмиятен исәпкә алып, ул “Татарстан – яңа гасыр” каналыннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Утырыш тәмамлану белән, Татарстанның сәнгать осталары катнашында бәйрәм концерты узачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot