Бүген ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы уза
Көн тәртибенә кертелгән сораулар арасында ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына җибәрү өчен әзерләнгән “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше 251 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты - закон инициативасы да бар
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы уза.
Көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгарыла, аның 22се – Татарстан Республикасы закон проектлары, 11е – федераль закон проектлары, РФ субъектлары закон чыгару органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре. Республика закон проектларының 11е – беренче, 7се – икенче укылышта, 2се тулаем кабул итүгә чыгарыла. Бер закон проектын караудан алырга, берсенең срокларын озайтырга тәкъдим ителә.
Беренче укылышта “Гражданнарның тынычлыгын саклау турында”, “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында”, “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын кабул итү көтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн тәртибенә кертелгән сораулар арасында ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына җибәрү өчен әзерләнгән “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше 251 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты - закон инициативасы да бар.