news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Әтнәдә паспорт тапшырдылар

Тантанада катнашучылар документның килеп чыгу тарихын, аны ничек куллану, ничек саклау кирәклеге белән таныштырдылар.

(Казан, 27 февраль, "Татар-Информ", “Әтнә таңы”). “Бүген район эчке эшләр бүлеге бинасының Федераль миграция хезмәте Әтнә бүлекчәсендә укучыларга тантаналы төстә Россия гражданинының төп документын тапшырдылар”, - дип яза район газетасы.

Әлеге бүлекчәнең әйдәп баручы белгече Реваль Илгиз улы Мөхәммәтҗанов мәктәп укучылары Айсинә Мөхәммәтҗанова, Миләүшә Хөсәенова, ИнсафГыйниятов, Ландыш Хөснетдиновага паспорт тапшырды.

Тантанада катнашучылар документның килеп чыгу тарихын, аны ничек куллану, ничек саклау кирәклеге белән таныштырдылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot