Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Әтнәдә 408 кеше чаңгыга басты
Әтнәдәге быелгы чаңгы юлында ярышмадылар, чаңгычылар үз җайларына чаңгы шудылар.
(Казан, 10 февраль, "Татар-Информ", “Әтнә таңы”). Олы Әтнәдә узган “Россиянең чаңгы юллары – 2018” бәйгесендә 408 кеше катнашты. Әтнәдәге быелгы чаңгы юлында ярышмадылар, чаңгычылар үз җайларына рәхәтләнеп чаңгы шудылар ,- дип яза “Әтнә таңы” газетасы.
Чаңгы юлы Яңа Әтнә авылы янәшәсендәге басуга ике көн алдан салынды. “Максатыбыз - күп кешенең чаңгыга басуына ирешү иде. Булды кебек”, - диде оештыоучылар. Щлеге чараны оештыручылар - районның Яшьләр эше, спорт бүлеге һәм спорт мәктәбе җитәкчеләре Рамил Шәйхиев белән Ирек Мөхәммәтшин.

"Елның-елында күп кеше катнаша, быел исәпкә алынганы 408 булды. Әле старт бирелгәч килүчеләр дә шактый иде. Олысы-кечесе, кунагы, эшләгәне-эшләмәгәне барысы да чаңгы юлына басты", - дип сөенде оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз