news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Тинчурин театрында Зөлфәт Хәкимнең «Бозлавык» пьесасын күмәк уку була

«Әсәр.Тамашачы.Сәхнә» проекты кысаларында фикер алышуда Зөлфәт Хәким үзе дә катнаша.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Бүген, 28 августта Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Бозлавык» пьесасын күмәк укыйлар. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чара «Әсәр.Тамашачы.Сәхнә» проекты кысаларында була. «Бозлавык» пьесасын артистлар һәм чакырылган кунаклар алдында бергәләп укыйлар.

Соңыннан автор катнашында фикер алышу булачак.

Чара театр музеенда 16.00 сәгатьтә башлана.


24 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка (Зөлфәт Хәким) Татарстанның халык язучысы исеме бирү турындагы боерыкка имза куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot