news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген теләсә кайсы әдәбиятта әдәби-документаль жанр иң укылышлысы – Газинур Морат

Шагыйрь бүгенге популяр язучыларның бу жанрга еш мөрәҗәгать итүләрен билгеләп узды.

Бүген теләсә кайсы әдәбиятта әдәби-документаль жанр иң укылышлысы – Газинур Морат
Султан Исхаков

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген теләсә кайсы әдәбиятта әдәби-документаль жанр иң укылышлысы – журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Газинур Морат шулай дип саный. Бу хакта ул кичә “Татар-информ” агентлыгында Рабит Батулланың “Илбашы” китабына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә белдерде. Искәртеп үтик, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена дип язылган китапның әдәби мөхәррире дә Газинур Морат.  Әлеге китап та нәкъ менә әдәби-документаль жанрда язылган хикәяләрдән тора.

“Бүген теләсә кайсы әдәбиятта әдәби-документаль жанр иң укылышлы, иң ихтыяҗ булган жанр дип беләм мин. Бүген популяр булган кайсы гына язучыны алсак та, әдәби-документаль жанрда иҗат итәләр. Һәм ул укучыга кызыграк та. Бу әсәр укучысын билгеле булмаган фактлар белән таныштыра, монда шулай ук публицистикага да кереп китәргә мөмкин. Рабит Батулла китабында да публицистика бар”, - дип белдерде Газинур Морат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100