news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген –Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне

Татарстанда әлеге тармакта 9 меңнән артык кеше хезмәт куя

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Бүген – Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне. Республиканың әлеге тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ТР Хөкүмәте исеменнән сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов котлады.

“Хөрмәтле текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре, ветераннары! ТР Хөкүмәте һәм үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Барлык тармак хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Бүген Татарстанның 46 җиңел сәнәгать предприятиесендә 9 меңнән артык кеше хезмәт куя. Тармакта базар шартларында нәтиҗәле идарә юлларын табучы, югары сыйфатлы продукция җитештерүне тәэмин итүче талантлы җитәкчеләр шактый. Дөньядагы катлаулы икътисади вәзгыять шартларында тармак предприятиеләре базарда үз позицияләрен саклый. “Кукмара киез итек комбинаты”, Әлмәтнең “Алсу”оек фабрикасы”, “Мелита”, Күн-галантерея фирмасы”, “Адонис”, “Кукмара тегү фабрикасы”, “Стиль”, “Спартак” җәмгыятьләре әнә шундыйлардан.

Икътисадның бүгенге хәле тармак алдына тагын да җаваплырак бурычлар куя. Алар хезмәт коллективларын һәм җитештерү куәтләрен саклап калу белән бәйле. Кыенлыкларга карамастан, производстволарны җиһазландыру, конкурентлыкка сәләтле товар ассортиментын киңәйтү зарур. Тармак яңа базар шартларында, көндәшлекнең катгый кануннарына яраклашып, кризистан яңа идеяләр белән чыгарга тиеш. Уртак тырышлыгыбыз республикада текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең алга таба үсешенә, предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләвенә, җитештерелә торган продукциянең конкурентлыкка сәләтен күтәрүгә, ил икътисадын ныгытуга ярдәм итәр дигән ышанычта калам”, -дигән юллар бар сәнәгать һәм сәүдә министрының котлавында.

Министр үзләренең зур тәҗрибәсе белән җиңел сәнәгатьтә традицияләрне сакларга, предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә ярдәм иткән ветераннарга аерым рәхмәт белдерә.


news_right_1
news_right_2
news_bot