Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген татфак студентларының чыгарылыш кичәсе булды
Кичәдә барлыгы 54 кызыл диплом тапшырылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырдылар. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.
Бүген Лев Толстой исемендәге институт залына бакалавриат, магистратура, читтән торып уку бүлегендә укучы студентлар җыелды. Аларның һәрберсе өчен дә бүген соңгы кыңгырау чыңлады.

- Көндезге бүлекне барлыгы 151 студент тәмамлады, шуның 54се кызыл диплом алды. Көндезге бүлектән дүрт, магистратурадан өч, читтән торып уку бүлегеннән бер төркем тәмамлады. Студентлар педагогик белем бирү һәм филология юнәлешләре буенча белем алды.
Чыгарылыш кичәсен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт акдемия театры актеры Илнур Закиров һәм туган тел укытучысы, магистр Эльвина Нәҗипова алып барды.
Тантананы институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде, чыгарылыш студентларына хәер-фатиха биреп, үзенең киңәш-теләкләрен юллады. “Барыгызны да тәбрик итәм. Чыннан да, сез халкыбызга, милләтебезгә кирәкле булган белгечлек алдыгыз. Киләчәктә халкыбызга хезмәт итәрсез дигән теләктә калам. Киләчәктә сез үзегезнең урынга әзерлекле белгечләрне җибәрсәгез иде, буыннар чылбыры өзелмәс. Үзегезнең алга куйган бурыч-максатларга ирешергә насыйп булсын. Еллар үтсә дә, безнең институтыбызны онытмассыз дип ышанабыз, бергә-бергә аралашырбыз һәм хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм”.

Күп кенә конкурс-фестивальләр лауреаты, ТМТВ каналында ШОУ-БЕЗ тапшыруын алып баручы Дамир Зиннәтуллин студентларны котлап, җыр башкарды.
Бәйрәм белән котлау һәм филология юнәлешендә белем алган магистрларны бүләкләү өчен сүз Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, профессор Әлфия Йосыповага бирелде.

“Бирелгән дипломнар әле белемгә нокта куя торган дәлил түгел, чөнки күпләрегезне магистратура, аспирантура көтә, кайберләрегез укуларын башка юнәлешләрдә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Күз ачып йомганчы студент еллары үтте дә китте. Сезнең бу елларда тупланган белемнәрегез, тапкан дусларыгыз, өстәмә алган белемнәрегез, гомумән, безнең югары мәктәптә булган җылы мохит барыгызга да зур йогынты ясап, гомерегез буе озатып барыр. Сезне монда бөтен төрки дөньясында танылган галимнәр укытты. Югары мәктәпнең данын аны тәмамлап чыккан кеше күрсәтә. Әгәр дә сез тормышта үзегезнең урыныгызны табасыз икән, татар телебезне һәм әдәбиятыбызны саклауга үзегездән өлеш кертәсез икән – шунысы иң мөһиме булып тора. Утыз ел элек мин дә, сезнең шикелле, диплом алган идем. Шундый тиз үтеп китте, әле ул былтыр гына кебек. Киләчәктә дә бергә булырбыз дип өметләнәм. Хәерле юл!” – диде Әлфия Йосыпова.

Читтән торып уку бүлеген тәмамлаучы студентларга диплом тапшыру һәм бәйрәм белән котлау өчен сүз институтның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамил Хәмит улы Мирзаһитовка бирелде.
Чыгарылыш студентларына “Риваять” этно-мәдәни төркеме солисты Руслан Габитов чыгыш ясады. Опера җырчысы Сөмбел Ситдикова тамашачыларга конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина аккомпанементында үзенең моңлы җырларын бүләк итте.
Кызыл диплом иясе Зилә Сабитова “Татар-информ” хәбәрчесенә чыгарылыш кичәсен күптәннән көтүе турында сөйләде: “Кичәне дүрт ел дәвамында түземсезлек белән көттем. Минем белән шундый хәл булды: 11нче классны бетергәндә мин “Алтын каләм” фестивалендә катнаштым һәм аның ябылу тантанасы чыгарылыш кичәм белән бер үк көнгә туры килгән иде. Шуңа күрә, чыгарылыш кичәсенә чабып кайтып, күлмәгемне дә кияргә, чәчемне дә ясатырга өлгермәдем. Чыгарылыш кичәсенә тиешенчә әзерлекле булмау сәбәпле, кәефем бераз төшкән иде. Университетны тәмамлаганда матур итеп бизәнермен, үземнең яраткан күлмәгемне киярмен дип хыялландым. Ниһаять, шушы көн килеп җитте. Мин бик бәхетле. Иң мөһиме бизәнү дә, чәчтараш та түгел, ә дүрт ел дәвамында укыган тырышлыгыбызның нәтиҗәсе дип саныйм. Без алган дипломнар милләтебезгә бәрәкәтле, файдалы булырлар дип ышанып калам”, - диде Зилә Сабитова.

Зилә Сабитова татар бүлегенә ничек кереп эләгүе турында да сөйләде. “Мин татар филологиясенә укырга кермәдем, ә биология факультетына барган идем. Тормышта шулай килеп чыкты, БДИда химия белән биологияне биреп, КФУга бюджет урынына эләккән идем. Татфакка мине бормалы юллар китерде. Биология факультетына укырга кергән вакытта ук, башка урынга күчәрмен дигән уй булды. Шулай итеп, беренче семестрны укыганнан соң, татфакка күчтем. Барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты. Кешеләр миңа “биофактан ник күчтең, үкенмисеңме?” – дип сорый. Мин бер генә мизгелгә дә татар филологиясен сайлавыма үкенмәдем һәм гомердә дә үкенмәячәкмен. Бу уйланылган һәм җитди адым иде. Мин киләчәктә укырга теләгән урында укыдым һәм шуның өчен горурланам”, - диде Зилә Сабитова.
Зилә Сабитова түбәндәге курс студентларына киңәшләрен әйтте. “Укырга, кызыксынырга тәкъдим итәм. Укытучылар биргән материал белән генә чикләнмәскә кирәк. Татфакта укып та, бөтенләй башка юнәлешләр белән кызыксынырга мөмкин. Минем фикеремчә, югары белем алган кеше һәр яктан да үсеш алырга тиеш. Студент вакыты – үз-үзеңне үстерү, күпкырлы шәхес булып җитлегү, киләчәктә җәмгыятькә кирәкле һәм тәҗрибәле булу. Моның өчен күп көч куярга һәм тырышырга кирәк дип уйлыйм”, - диде ул.
Кичәнең алып баручысы Илнур Закиров чыгарылыш кичәсен күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да дип саный. “Бер яктан карасаң, чыгарылыш кичәсе моңсу, чөнки күпме еллар дәвамында белем алган студентлар, кораблар шикелле, тормыш дигән зур дәрьяга чыгып китә. Икенче яктан, кораблар бер урында җыелып торганда күңелле дә, бер дулкын шаукымында йөзәсең. Хәзер алар аерым-аерым чыгып китә һәм бәхет эзли. Туплаган белемнәре үзләренә киләчәктә кирәк булсын иде”, - диде Илнур Закиров.
Чыгарылыш студентлары арасында Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары Лидия Галимова һәм Айгөл Кәлимуллин да бар иде. Алар тамашачыларга бүләк итеп җыр башкарды.
Кичә барышында һәркем истәлек өчен фотоларга төште. Чыгарылыш кичәсе студентларның һәм мөгаллимнәрнең вальс биюе белән тәмамланды.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз